24 ноябрь көнне Актаныш авыл җирлегендә үткән референдумда халык үзара салым җыюга ризалык бирде. Димәк, референдум карарына Актаныш авыл җирлегендә яшәүчеләр буйсынырга тиеш. Быел үзара салым суммасы 500 сум күләмендә билгеләнде.
Инде бүгеннән үк Актаныш халкы үзара салымны ничек, кайда түләү хакында кызыксына башлады. “Аның билгеләнгән сроклары бармы?” – дип сорый алар.
Әлеге сорауны без Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Шәмсуновка юнәлттек.
- Референдум үтеп ун көн узгач, аның карары үз көченә керә, ягъни шул вакыттан соң кеше үзара салым акчасын түләп куя ала. Актаныш авыл җирлегендә референдум кичә генә үтте, якын арада без, депутатлар корпусы белән берлектә, халыктан кергән проблемаларны, зарларны өйрәнәчәкбез. Алдан ук билгеләп үткәнчә, максатчан җыем бүленешендә халык фикере мөһим рольне уйнаячак. Референдум үткәрү участокларында теләк-тәкъдимнәрне язу өчен махсус дәфтәрләр дә куелган иде. Алар да анализлана, - дип, аңлатты Илһам Сәлимҗан улы.
Ә инде үзара салым акчасын түләп, үз өстеннән бурычын төшерергә теләүчеләр максатчан җыемны Актаныш авылы башкарма комитетына китерә ала. Биредә халык акчаларын әйдәп баручы белгечләр кабул итеп ала һәм һәркемгә акчаның түләнүен раслаган квитанция тапшыра. Белешмәләр өчен телефон номеры: 3 -15 - 99.