КУРКЫНЫЧ ЧОРГА АЯК БАСТЫК: Районның баш коткаручысы Илназ Шәрифҗанов: “Гомерләр боз астында өзелмәсен иде!”

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Әле җир өстенә ныклап кар да төшмәде, әмма инеш-елгаларның боз белән каплануы коткаручылар өчен  урынлы борчу тудыра башлады. Ни өчен дигәндә, боз тоткан сулыклар бала-чагаларны, балыкчыларны үзенә җәлеп итә - бәла-каза килеп чыгасын көт тә тор.

Шөкер, Актаныш районында әлегә “бозлы вәзгыять” тыныч. "Татарстан Республикасының янгынга каршы федераль хезмәтенең 15 нче отряды" Федераль дәүләт казна оешмасының 103 нче  янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов та моны билгеләп үтте:

- Узган ел Актаныш районы территориясендә кышкы чорда сулыкларда  үлем очраклары теркәлмәде. Су өстендәге фаҗигаләрне булдырмый калу максатыннан оештырылган киңкырлы эшчәнлек тә үз нәтиҗәләрен бирми калмагандыр. Быел да без бу юнәлештәге хәрәкәтне җанландырып җибәрдек. Ял көннәрендә коткаручылар тәүге рейдны да гамәлләштерде.  Нигездә, бүген боз өстендә балыкчылар утыра, алар белән аңлату эшләре башкарылды. Гомерләр боз астында өзелмәсен иде! - диде җитәкче.

  Актаныш районы сулыкларында боз калынлыгы  бозга керергә мөмкинлек бирә бирүен, урыны-урыны белән калынлык 10-12 сантиметрны тәшкил итә. Әмма кешеләр боз өстенә керүнең гомер өчен куркыныч булуын аңласыннар иде. Әле ныгырга да өлгермәгән боз өслеге,  тиешле таләпләрне сакламаганда,  зур куркыныч тудыра.

- Бигрәк тә балаларны бозга керүдән сакларга кирәк. Аларны ялгыз гына сулыкларга җибәрмәгез. Моның нинди куркыныч фаҗига белән тәмамланырга мөмкин икәнен аңлатыгыз, - дип, ата-аналарга, укытучыларга мөрәҗәгать итте Илназ Илдус улы.

 

Коткару хезмәте Актаныш районы территориясендә кышкы чорда куркыныч тудырган сулыклар исемлеген дә булдырган. Алар даими күзәтү астында булачак. Агыйдел елгасының паром кичүе, Иске Идел, Татар Ямалы җирлеге – шулар сафында.

Илназ Шәрифҗанов җирлекләрдәге ситуацияне авыл башлыкларының  контрольгә алуын сорый. “Халык боз өстенә техника белән керүдән тыелып торсын – моның өчен саллы штрафлар каралган”, - дип кисәтә ул.

Шуны да истән чыгармагыз, исерек килеш бозга чыгу, сикерергә һәм боз буйлап йөгерергә, бер ноктада күп кеше җыелырга, тиз агымлы елгаларда тиз арада барлыкка килгән юка бозга чыгарга ярамый. Бәхетсезлек очрагы килеп чыкса, кәрәзле телефоннан 112 яисә 101 номерын җыегыз.

Сүз уңаеннан, быел Актаныш районында җәйге сезонда өч кеше батып үлгән. Батып үлүчеләр арасында җиде яшьлек баланың булуы аеруча аяныч…

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International