Сарманда узган өстәл теннисы буенча традицион республика турнирыннан остаз Булат Солтанов укучылары җиңү белән кайтты. Актанышның 2 мәктәбе укучысы Риназ Садертдинов беренче, Актанышның 1 мәктәбеннән Рүзәл Салихов икенче, Булат Шәкүров өченче урынны яулады.
Бәйге Татарстан Республикасының Атказанган агрономы Мөнәвир Хөснуллин истәлегенә багышлап оештырылды. Анда Татарстанның ун районындагы спорт мәктәләреукучылары көч сынашты.