Сишәмбе брифингы: Тиздән- “Игелек марафоны”

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Бүген Актаныш районында 2883 сәламәтлеге какшап, инвалидлыкка чыккан кеше яши. Аларның 344 – I төркем, 828- II төркем, 1211- III төркем инвалид. Иң кызганычы, арада балалар да бар: 18 яшькә кадәрге 88 балага инвалидлык бирелгән. Балачактан ук саулыгын югалтканнар- 270.

Сишәмбе брифингында инвалидлар ункөнлеген үткәрү, “Игелек марафоны”н старт бирү турында сөйләшү булды.

Районда мөмкинлекләре чикләнгәннәрне кайгырту ункөнлек кысаларында гына түгел,  ел дәвамында башкарыла. Бүген иртә белән, мәсәлән, эшмәкәр Ралиф Фәхертдинов II төркем инвалид Миләүшә исемле Актаныш кызына коляска бүләк иткән. Андый изге йөрәклеләр күп бездә. Аларга, инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова,  райондагы инвалидлар тормышы турында сөйләгәндә, рәхмәтен әйтте. Мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән 4 ай гына эшләвенә карамастан,  Фәйрүзә Сөнәгать кызы байтак җирлекләргә барырга өлгергән. Авыл җирлеге башлыклары, башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчеләре белән очрашкан. Татар Суыксуы, Сәфәр, Чалманарат, Чуракай, Актаныш, Яңа Әлем авыл башлыкларының җирлектә яшәүчеләргә аеруча игътибарлы булуын әйтте. Иске Сәфәрдән Розалия Баянова, Түкедән Бания Гыйльметдинова, Аккүздән Назил Гарипов, Чишмәдән Зәйнәп Сабирова, Уразайдан Фәнүсә Баянова, Байсардан Рәсимә Хашимова һәм башка башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчеләре кеше белән уртак тел табып, матур эшлиләр. Төрле спорт чараларына тарту  өйдә генә торган инвалидларның тормышын җанландыра. Безнекеләр республика ярышларында да катнашып бик күп җиңүләргә ирешә. Гаиләләре белән актив тормыш рәвеше алып баручылар да бар. Мәсәлән, Лилия Вәлиева ире, улы белән күп ярышларда катнаша.

Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең 5 бүлекчәсе аша 2126 инвалидка 1 айга 629 431 сум, 10 айга 9 489 080 сум сум ташлама бирелгән. Бу хакта социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова хәбәр итте, ул шулай ук шәхси тернәкләндерү программасы ярдәмендә сәламәтлекләрен ныгытучылар турында мәгълүмат бирде. Брифингта “Игелек үзәге” социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе җитәкчесе Дәния Касыймова, пенсия фонды җитәкчесе Булат Басыйров, үзәк хастаханә баш табиб урынбасары Светлана Корбанова, Җәмәгатьчелек Советы рәисе Зәмфирә Хафизова, социаль иминият фонды бүлекчәсенең баш белгече Гөлнара Хөсәенова, Актанышбаш авыл җирлеге инвалидлар оешмасы җитәкчесе  Алсу Арсланова чыгыш ясады.

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева инвалидлар декадасына рәсми стартның 2 декабрь көнне бирелүен әйтте. Ләйсән Фоат кызы “Игелек марафоны”нда җыелган акчаларның максатчан тотылуын, авыр хәлдә калган райондашларга марафонның ярдәме зур булуын билгеләп үтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International