"Яшь профессионаллар" WorldSkills республика чемпионатында Аделина Биганаева, 16 яшькә кадәрге конкурсантлар арасында җиңүгә иреште. Аделина беренче санлы Актаныш мәктәбенең 8 сыйныфында укый. Технология техникумы укытучысы Лилия Вәлиева аны укучылар арасыннан сайлап ала һәм ялгышмый. Шәкерт остазның өметләрен аклый. Осетин пирогын әзерләп, Аделина беренче этапта беренче биш иң яхшы укучы арасына керә. Икенче этапта Казан кызлары белән ярышып, өченче урынны үзенеке итә!
Аделина әлеге бәйгедә Лилия Вәлиеваның җиңүгә ирешкән икенче укучысы. Узган атнада “Пешекче эше” компетенциясендә технологик техникум студенты Ләйлә Вәлиева 3 урынга лаек булган иде.