Бүген, 24 ноябрь көнне, Актаныш районының Актаныш авылы халкы, референдум үткәрү юлы белән, үзара салым акчасы җыюга мөнәсәбәтен бердерә. Искәртеп үтәбез, быел мондый мөмкинлек теркәлгән халык саны 3000 нән артык булган җирлекләргә генә бирелә. Районыбызның калган җирлекләре әлеге мәсьәләне авыл җыеннарында хәл итте.
Үзәктә урнашкан җиде тавыш бирү участогы да иртәнге сәгать җидедән халыкны кабул итә башлады. Урыннарда хәрәкәт 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
.jpg)
Технология техникумы базасында урнашкан 621 санлы участокка беренче булып килүчеләр арасында район башлыгы Энгель Фәттахов та бар иде. Райондашларыбыз кебек үк, Энгель Нәвап улы да, референдумга карата үз фикерен белдерде:
.jpg)
- Референдум - зур вакыйга. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, республика җитәкчелегенә зур рәхмәт. Халыктан кергән акча дүрткә тапкырланып, районыбыз җирлекләрен, Актанышны төзекләндерүгә тотыла. Суммалар кечкенә түгел, район буенча ел саен 53 миллион чамасы акча җыела, әлеге акчалар юллар, тротуарлар салу-төзү, сулар, утлар кертү һәм төзекләндерү өчен тотыла. Актаныш авылы буенча бу сумма 15 миллионнан артык. Узган ел әлеге суммага юллар төзекләндерелде, вак таш катламы түшәлде, су челтәрләре, ут линияләре үткәрүгә ирештек, чишмәләр төзекләндерелде. Болар барысы да халык, дәүләт акчаларына башкарылды. Әлбәттә, алга таба да эшлисе эшләребез бик күп. Халык бездә тырыш, эшчән. Алар бу юлы да битараф калмас, үз фикерләрен белдерер, Актанышбызны төзекләндерүгә, матурлауга өлеш кертерләр, дип ышанам, - диде район башлыгы Э.Фәттахов.
.jpg)