Актаныш авылы гражданнары бүген үзара салым кертеме буенча фикерләрен белдерү өчен референдумда катнаша. 57 бистәдәге сайлау участогында иртәннән үк җанлылык. 2831нче сайлау участогы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат бинасында урнашкан. Участок җитәкчесе Айгөл Галимҗанова, сайлаучыларның иртәнге җиде сәгатьтә үк тавыш бирергә килүен әйтте. Шулай ук гражданнар авыл җирлеге җитәкчелегенә үз тәкъдимнәрен телдән дә әйтә. Мәсәлән, Эльмира Нуриәхмәтова Вәлиев урамының юлын карауны сорады. 57 бистәдә ун ел яшәүче Флорида Фәтхуллина исә, җәен еш кына су бетүен, кышын ут сүнүен борчылып сөйләде, юлларга каты өслек салырга кирәк, дигән тәкъдимен җиткерде.
Халык үзара салым акчасын бирергә ризалыгын белдереп, бүген референдумда тавыш бирә, сорауларның, борчыган мәсьәләләрнең хәл ителәсенә дә ышана.