24 ноябрьдә Актаныш авылында референдум үткәрелә

2019 елның 23 ноябре, шимбә

Иртәгә - 24 ноябрьдә Актаныш авылында үзара салым җыю буенча  референдум узачак. Референдум иртәнге 7 сәгатьтә башланып, 20 сәгатькә кадәр барачак. Тавыш бирү 7 урында - район мәдәният йортында, “Яшьлек” мәдәни үзәгендә, Актаныш технологик техникумында, балалар иҗат үзәгендә, аскы Актаныштагы ветераннар йортында, “Иман” спорт комплексында, гимназия-интернат бинасында урнашкан сайлау участокларында. Референдумда 7300 сайлаучы катнашыр дип көтелә.

2019 елда Актанышта үзара салым акчасына башкарылган эшләр: Җиңүнең 50 еллыгы урамына вак таш салынды, Көнбатыш һәм Дуслык урамнарына өлешчә вак таш җәелде, Бүләк урамыннан Агыйдел урамына кадәр 120 метр тротуар салынды, Татарстан урамында “Ак Барс” банкы бинасыннан “Россия кулланучылар күзәтчелеге” бинасына кадәр җәяүлеләр сукмагы эшләнде, Ленин проспектында “Изге ай” кибете янында җәяүлеләр тротуарына брусчатка җәелде, Ленин проспекты, Җиңүнең 30 еллыгы, Хәсән Заманов, Көньяк, Механизаторлар урамнарындагы күпфатирлы йортлар янындагы урам юллары ремонтланды, чокырлар тигезләнде, “Хәмит” чишмәсе төзекләндерелде, брусчатка җәелде, Актаныш үзәгеннән РТС бистәсенә алып чыга торган җәяүлеләр басмасы төзекләндерелде, Актаныштан 57 нче бистәгә, Нөркә урманына алып чыга торган җәяүлеләр өчен күпер ныгытылды, Тынычлык проспектында мәдәният йортыннан базар капкасына кадәр аралыкка диодлы яктырткыч лампалар куелган баганалар утыртылды, 4 нче һәм 7 нче балалар бакчалары арасына ут баганалары утыртылды, РТС бистәсендәге зиратта агачлар киселде, коймалар буялды, кирпеч баганалар төзәтелде, куакларга гербицид сиптерелде, чистартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International