Бүген «Ак Барс» көрәш сараенда Көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионатына тантаналы старт бирелде. Ярышларда Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан 42 команда катнаша, барысы 400 келәмгә бил алышырга чыгачак. Бәйге «Ак Барс» көрәш сараенда узачак Россия чемпионатына сайлап алу ярышлары булып тора. Иң көчле спортчылар республика данын яклаячак. Актаныш спортчыларына нәтиҗәле көрәш телибез, имгәнүләр булмасын. Иң көчлеләр җиңү яуласын!