ЧИРАТ – “БАШАК” ХУҖАЛЫГЫНДА: Хәлил Хуҗин: “Рапс культурасын игү үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә”

2019 елның 22 ноябре, җомга

2012 елда “Башак” хуҗалыгы республикакүләм семинарны кабул иткән иде. Актаныш терлекчелек тармагын  “Башак”  чагылышында күрсәтеп ялгышмады – ул чорда шактый макталдык. Хәер, хуҗалыкның үзе өчен дә әһәмияте саллы булды аның: территорияләр тулысынча тәртипкә китерелде, ямыйсы  ямалды, карыйсы каралды. Бүген “Башак” хуҗалыгында гамәлләштерелгән районкүләм семинарда да бу хакта сүз булмый калмады җитәкчелек тарафыннан.

Әлеге җәмгыятьнең терлекчелек, игенчелек юнәлешендә еллар дәвамында булдырылган ныклы позициясе бар. Моны семинар белән җитәкчелек иткән район башлыгы Энгель Фәттахов та искәртте. Бүген “Башак” аягында нык басып торучы хуҗалыклар  исемлегендә: матди ягы тел-теш тигезерлек түгел аның, орлыкчылык юнәлешендә эзлекле алып барган тәҗрибәсе бар, техника проблемасы да борчымый хуҗалыкны. Әмма соңгы арада терлек мал-баш санының сакланышы гына  урынлы борчы тудыра. Йогышлы авыру белән күзгә-күз очрашкан җәмгыятьнең югалтулары шактый булды. Бу, үз чиратында, сөт-ит җитештерү тармакларын да какшатты. Бүген инде “Башак” авыру кризисыннан тернәкләнеп килә. Моның нинди бәрабәргә эшләнгәнен хуҗалык җитәкчесе Хәлил Хуҗин һәм хезмәткәрләр үзләре генә беләдер...

Районкүләм дәрәҗәдәге семинарлар да биредә ике ел аралыкта бөтенләй оештырылмаган. Юк, ул чорны һич кенә дә торгынлык чоры дип атап булмый, чөнки биредә саллы үзгәрешләр булган.

Семинарда катнашучылар иң беренче алмаш профилакторийларны күздән кичерде. Биредә яшь бозауларны тиешле таләпләрне үтәп тәрбияләү өчен барлык шартлар да бар. Тик менә хуҗалыкта бозау алу гына сизелерлек кимегән. Узган ел белән чагыштырганда, аерма – 183 баш. Әмма ситуацияне уңай якка үзгәртү юнәлешендә  киңкырлы эшчәнлек җәелдерелгән. Иске Әлемдә урнашкан торакларда тана каплату группалары да шушы максаттан эшли.

Энгель Фәттахов  “Башак” хуҗалыгы алдына терлек санын арттыру юнәлешендә конкрет бурычлар  куя.

- Мал-баш саннары буенча минустан кайчан чыгачаксыз? – дигән сорау да, шушы нияттән яңгыратылды.

Хуҗалык үзе сизелерлек уңай динамиканы киләсе елның июнь аена фаразлый. Анысын вакыт күрсәтер.

Узган ел “Башак” җәмгыяте 158 башка исәпләнгән торакны файдалануга тапшырган. 12 урынлык саву залы да булган бина  мисалында бүген инде биредә икенче торак сафка басып килә.  Электән үк кулланылышсыз яткан бинаны реконструкцияләү бәрабәренә 312 сыер урынлы булачак биредә. Монысының саву залы исә 20 урынлы. Шунысы игътибарга лаек, залда бөтен төр профилактик чараларны гамәлгә ашыру өчен шартлар тудырылган.

Торакны тулысынча төзү, җиһазлау өчен саллы финанслар салган хуҗалык. Әмма биредә ул финансларның киләчәк өчен кертем икәнен яхшы аңлыйлар. Терлек учетын алып бару  юнәлешендә дә планлаштырылган эшләре бар аларның. Бу урында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Әнвәр улы селект программасының мөһимлегенә басым ясады:

- Малларның исәбен алып тору – бик мөһим шарт. Бүген район хуҗалыкларында үрчем алу юнәлешендә максатчан эш алып барыла, малларның сәламәтлеген контрольдә тоту өчен медицина җиһазларыбыз да бар. Әмма һәр хуҗалыкны селект программасына кушмый торып, көткән нәтиҗә булмаячак. Икешәр ел каплатылмый калган сыерлар бар, бу проблеманы чишсәк, потенциалыбыз да бермә-бер артачак,- дип искәртте ул.

 

Семинар барышында лейкоз авыруын бетерүгә юнәлтелгән профилактик чараларның кулланылышы белән дә танышты рәисләр. Сәламәт һәм авыру сыерлар өчен аерым саву заллары куллану, торакларда бүленеш барлыкка китерү, тулысынча ясалма каплатуга күчеп бетүне оештыру, кыскасы, биредә бу юнәлештә тулы комплекслы эш булдырылган.

Маллар алдына салынган рацион, азык туралышына куелган таләпләр дә игътибарсыз калмады. “Башак” хуҗалыгының катнаш азык цехындагы эш оештырылышы да уңай бәяләнде. Рационнары зарланырлык түгел. Рапс кулланылышы да сөтнең майлылыгана йогынты ясамый калмаган.  Бу нисбәттән хуҗалык җитәкчесе Хәлил Мансур улы рацион булдырганда рапс  культурасының әһәмиятен билгеләп үтте:

 - Рапс өчен 30-40 гектар җирегезне кызганмагыз, - дип, хуҗалык җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте ул, - көзге чорда ризык итеп куллану өчен шушы мәйдан җитә. Июнь урталарында чәчкән очракта да, соң көздә җыйнап алып була. Сөтнең майлылыгын саклауда әһәмияте зур бит, - диде ул.

Якын киләчәктә хуҗалык азык үзәге булдыруга йөз тота. Терлек баш саны арту исә үз артыннан сөт җитештерү күләмен дә көйләр кебек.  

Айдар Мирхәйдәров исә район хуҗалыкларына  терлек рационын көйләп бетерү бурычын йөкләде:

- Җитештерелгән продукцияне анализламый торып, рационны җайлау мөмкин түгел, шуңа күрә сөт анализларыгызны Казанга җибәреп тикшертегез, - диде ул. Айдар Әнвәр улы бу урында зоотехникларны, мал табибларын “утлы табага” бастырып алды.

Әлеге белгечләр берни белән дә  кызыксынмыйлар. Сөт анализының мөһимлеген аңларга теләмиләр, - дип, зоотехникларны фәнни өйрәтергә  кирәклеккә басым ясады җитәкче.

 

Гомумән, хуҗалыкның кай җирен алма, шунда җитәкче кулы сизелә:    орлык саклау складлары, амбарлары төзек, территория капкадан ук контрольгә алынган.

 Семинарда катнашучылар хуҗалыкның машина-трактор паркы, андагы техника ремонты барышы белән дә таныштылар. Бүгенге көндә җәмгыять техникага кытлык кичерми, булганына да караш сак биредә. Әмма киләчәктә комбайн алу теләге бар башаклыларның. Хәзергә исә исәптә торган комбайннарны ремонтлау, саклауга кую белән шөгыльләнәләр биредә. Сүз уңаенннан, барлык хуҗалыкларга да кыр корабларын, комплексларны  саклау өчен навес эшләү тәкъдиме кертелде.   Районда мондый үрнәк “Таң” хуҗалыгының Теләкәй бүлекчәсендә бар – әллә ни ерак китеп өйрәнәсе түгел.

Район башлыгы Энгель Фәттахов мондый төр семинарларны атна саен бер хуҗалыкка билгеләүне таләп итеп куйган иде. Аеруча кышкы чорга кереп барганда, мондый җыелып киңәшүләрнең әһәмияте зур. Аннан килеп, хуҗалыкның һәр юнәлеш буенча куелган хезмәтенә бәя дә булып тора мондый чаралар. Максат бит битәрләү түгел, ә бердәм оештырган эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International