“Актаныш муниципаль театры” район авыллары буйлап гастрольләргә чыкты. Артистларыбыз Рабит Батулланың “Өйләнәм, бетте-китте!” пьесасын тәкъдим итә. Яңа Әлем, Киров авылларында тамашачылар инде премьераны күрергә өлгерде. Социаль челтәрләрдә сәнгать сөюче авыл халкы спектакльне яратып кабул итүләре турында комментарийлар калдыра.