Районның Җәмәгатьчелек Советы бүген үзәк хастаханәнең ашыгыч ярдәм бүлеге эшчәнлеге белән танышты. Биредә үз һөнәрләренә тугры булган, курку белмәс, тәҗрибәле шәфкать туташлары эшли. Аларның тиз һәм дөрес беренче ярдәм күрсәтүе аркасында бик күп райондашларыбызның гомерләре озыная. Ак халатлы фәрештәләрнең хезмәтләре хаклы бәяләнәме соң?
Ашыгыч ярдәм хезмәте фельдшерлары фронтның беренче линиясендә эшлиләр. Чакырулар булганда, көтелмәгән хәлләрдә нәкъ менә алар кешеләргә ярдәмгә ашыга. ГЛОНААС ситемасы һәм кәрәзле телефоннардан да аларга элемтәгә чыгалар. Бүлектә 11 фельдшер эшли. Барысы да югары квалификацияле белгечләр, эшләре җиңел түгел. Чакыру белән, өйгә килеп авыруга, мәсәлән, кардиограмма язалар, үзләре шуны укыйлар. Инфаркт-инсульт икәнен шунда ук (!) ачыклап, Чаллыга алып китәләр. Моның өчен бик зур тәҗрибә кирәк. Фәрзия Муллагалиева 25 ел ашыгыч ярдәм бүлегендә эшли. Аңа бу елларда төрле хәлләр белән очрашырга туры килгән:
28 еллык хезмәт стажына ия Филүзә Нугаева райондашларны үз сәламәтлекләренә игътибарлы булырга чакыра:
Җәмәгатьчелек советы рәисе Зәмфирә Хафизова күп тапкырлар ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать иткән. Үзебезнең фельдшерларның һөнәрмәнлегенә таң калган ул. Чөнки алар куйган диагноз Чаллы табиблары тарафыннан расланып, авыруга тиз арада дөрес ярдәм күрсәтелгән. Шуның аркасында якын кешесе бүген сау-сәламәт.
Баш табиб урынбасары Рөстәм Могътазиров быел ашыгыч ышыгыч ярдәм хезмәтенә ике автомобиль-реамобиль кайтуын әйтте. Фельдшерларга киемнәр бирелгән, медикаментлар да җитәрлек. Ә менә фельдшерларга эш урынында тиешле шартлар кайчан тудырылыр? Бу сорау буенча хастаханә җитәкчелеге дә уйлана булып чыкты. Ашыгыч ярдәм бүлеге моннан 9 ел элек(!), 2010 елда төзекләндерелгән. Бүлекне киңәйтү, яки аерым бина булдыру кирәклеге көн кадагына баса. Моның буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына ярдәм сорап хат язылган. Хәзер шул ярдәмнең кайтуын көтәләр.
Фельдшерлар да көтә- тик кайчанга кадәр? Шомартылган җавап чоры узып бара.