Актаныш районы ЗАГС булегендә бүген, 21 ноябрь көнне, 180 нче баланы теркәү тантанасы уткәрелде. Бәхетле пар - Луиза Шәйхенур кызы һәм Алфир Рәдиф улы Рәвефевлар - мәхәббәт җимешләренә Аиза исеме куштылар.
.jpg)
Нәкъ менә әниләр көне уңаеннан оештырылган бәйрәм тантанасында район ЗАГС булеге житәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мөхәмәдиева яшь парны өченче тапкыр әти-әни булулары белән котлап, чын күңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде. Җитәкче Рәвефевлар гаиләсенә Аизаның туу турындагы таныклыгы белән беррәттән Татарстан Президентының шәхси котлау хатын да тапшырды.
.jpg)
Нәни кызчыкның ике яктагы әби-бабалары да сөнечләре белән уртаклашты бүген. Баксаң, Луизаның әти-әниләре өчен Аиза – бик та тансык, бик тә көтеп алынган беренче кыз онык икән. Сигез ир-бала оныктан соң кыз сөю бәхетен татыган кадерле кешеләр өчен моннан да зур бәхет була да алмыйдыр, мөгаен.
.jpg)
Күзләрендә бер-берсенә карата чиксез хөрмәт һәм мәхәббәт, киләчәктә терәк булачак өч нәниләре, һәрдаим ярдәм кулы сузарга әзер торучы ике якның да якыннары, үзләренең торыр куышлары булган Луиза һәм Алфир гаиләсенең бәхет касәсе, шөкер, тулы, түгәрәк. Киләчәктә дә шулай була күрсен!