Халык әйтсә, хак әйтә: Яшь вакытларында көянтә белән суга йөргән әбекәйләр бу хәлне, могҗиза, ди

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Чишмә авылында яшәүчеләр бүген  кранны борып кына чишмә суы эчә. Түгәрәк күл буендагы 3 чишмәгә суга йөргән әбекәйләр бу хәлне, могҗиза, дип кабул иткән. 90 яшьлек Миңнегалия Харисова өйгә кадәр су китерүчеләргә рәхмәт укый. ПМК-6 оешмасының прорабы Рәшит Моталлаповны үз улы кебек якын итә ул хәзер. Чөнки Рәшит Зәет улы июнь аеннан башлап, хезмәттәшләре белән авылга чишмә суы китерүдә  зур хезмәт куя.

-Тау астыннан авылга кадәр 3 чакрым трасса суздык. 24 хуҗалыкка су керттек, тагын 4 йортны сулы итәсебез бар. Шул ук  вакытта күл буен да төзекләндерәбез. Парклар һәм скверларны төзекләндерү программасы безнең өчен шундый мөмкинлек бирде.

Кашаповлар гаиләсе дә моңарчы суга кытлык кичермәгән булган, ишек алдында кое казып, шуннан файдаланганнар алар. Авылга чишмә суы китерәбез, дигәч, йортларына ук кертергә бишкуллап риза булганнар.

-ПМК-6 эшчеләре бик җитез булдылар. Ике сәгать дигәндә урамга кадәр килгән торбадан  суны өйгә кертеп тә куйдылар. Бик пөхтә эшләделәр. Без хәзер үзебезнең тормышны сусыз, уңайлыкларсыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Бойлер эшләп тора, кайнар су да һәрчак бар. Кер юу машинасына да тиз ияләштек. Чишмә авылы халкын сулы иткән барча кешегә зур рәхмәтлебез!- ди Гөлнур апа. Аңа иптәше Мөдәллиф абый да кушылды:

-Тау астыннан без бәләкәй чакта ук өч чишмә агып торды, дүртенчесен  1962 елда нефтьчеләр тапкан иде. Суы һаман да ага. Чишмәләр суы белән тау астындагы күл дә туена. Менә хәзер уртадагысының суы өйгә кадәр килә.

“Теплосервис” оешмасының да чишмәлеләрне сулы итүдә зур өлеше бар. Оешма күл буенда насос станциясе урнаштырган. Станция тәүлек буена суны кудырып тора.

Чишмәләр –гади су чыганагы гына түгел, алар туган як, туган нигезнең аерылгысыз өлеше. Чишмәләрнең сихәтле суы киләчәктә дә  рухи көч бирсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International