21 ноябрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре район мәдәният йортының кече залында Әниләр көнен билгеләп үтте.
.jpg)
“Иң зур бәхет – тере әниләр” дип исемләнгән бәйрәм чарасының мәртәбәле кунаклары арасында күпләргә үрнәк әни булган, өч нарасыйга гомер бүләк иткән, хезмәт юлын балалар укытуга багышлаган Фәйрүзә Газизҗан кызы Мәрдәнова да бар иде.
.jpg)
Технология техникумы укучылары өчен әлеге бәйрәм чарасы тәрбияви характерда үтте. Егет-кызлар тәкъдим ителгән китап күргәзмәсе белән дә бик кызыксынып таныштылар.
.jpg)