Җирлекләрдә гамәлләштерелеп килүче авыл җыеннары ни өчен кирәк? Җыен булгач, билгеле, җыелып сөйләшер өчен, ягъни мондый чараларда җирле җитәкчелек белән халык борчыган проблемалар хакында фикер алыша, килеп туган четрекле мәсьәләләрдән чыгу юлларын эзли. Үзара салым буенча үткәрелгән җыеннарның нигезенә дә киңәшләшү салынган. Чөнки җирлекне төзекләндерергә тотылачак акчалар нәкъ менә авыл халкының кесәсеннән , бары тик аларның рөхсәте белән генә алына ала. Димәк, алар максатчан файдаланылырга да тиеш.
Әмма җыеннар күп очракта җирлек башлыгының монологына әверелеп кала. Халык исә тын гына тыңлый, чөнки ул үзен бу чараның махсус чакыру кәгазе белән чакырылган тамашачысы дип саный. Юк, җәмәгать, сез тамашачы түгел! Сез үз акчаларыгызның максатчан файдалануын тоеп, күреп торырга тиешле җирлекнең тулы хокуклы гражданнары! Димәк, сез бу җыеннарда үзегезне борчыган проблемаларны җирлек башлыгы алдына кабыргасы белән куя аласыз, әгәр алар, чыннан да, бар икән.
.jpg)
21 ноябрь көнне Иске Богады авылының халык җыены үтте. Кемнең, кемнең, ә менә богадылыларның Илсур әфәнде Фәттаховка сораулары шактый җыелган булырга тиеш кебек иде. Чөнки райондашларыбыз өчен эч серләрен ачып салу мәйданына әверелгән бик тә популяр интернет төркемдә Иске Богады җирлегенә караган авыллардан зарлар даими килеп торды. Халык, аноним рәвештә, юлын да, суын да сорап мөрәҗәгать итте җирлек башлыгына.
.jpg)
Анда язылган фикерләр аша җирлек башлыкларының антирейтингын булдырсак, хөрмәтле Илсур Филис улы, мөгаен, Сез аны җитәкләп тә тора алыр идегез. Әмма ул рейтинг юк, артык хафаланырга кирәкми!
Авыл җыенында шәхсән мин Иске Богады халкының тормышы әллә кайларга язып зарланырлык түгеллегенә инандым. Дөресрәге, халык үзе инандырды. Әгәр дә яшәеш, чыннан да, канәгатьләндермәсә, ай –яй, телне тешләп утыра алыр идеме икән авыл кешесе?! Юк, утырмаячагына иманым камил!
.jpg)
2019 ел өчен җирлектә җан башынннан 500 сум күләмендә акча җыйналган. Шул рәвешле, халыкның 307 меңен дәүләт 1 537 500 сумга әверелдергән. Нәтиҗәдә, җирлек депутатлары юлсызлык проблемасын хәл итү нияте белән аларны төзекләндерү, карау өчен, дәүләттән кайткан ярдәмне дә кушып, 912 500 сум акча бүлеп бирергә карар иткән. Рәхмәт төшкерләре! Аноним төстә зарланулар урынсыз монда. Шушы сумманың беразын гына шәрехләп тә китик: 417 020сумына Иске Богадының - Яшьләр, Иске Солтанголның – Үзәк, Яңа Җияш авылының Тукай урамына, канау ясап, ташлы ком салынган. Иске Богадының Үзәк, Муса Җәлил урамнарын төзекләндерүгә, ком түшәүгә 74 083 сум максатчан акча тотылган. Ә кемнәрдер юлсызлыктан зарлана!
Каенлык – Иске Богады, Иске Богады – Яңа Җияш авыллары арасындагы юлларны грейдер белән тигезләп тоткан “Тамыр” хуҗалыгына 37 978 сум акча күчерелгән. Хуҗалык белән тыгыз элемтәдә, уртак тел табып эшләвегез, Илсур әфәнде, хөрмәткә вә ихтирамга лаек. Аннан килеп, шактый акчаны экономияләү мөмкинлеге дә бу. Кайбер җирлекләр, әнә, үз техникалары булмагач, аны район үзәгеннән чакыртырга мәҗбүр. Актаныштан килгән грейдер исә “акча юк” дигән сүзне белми – бер килүдә 20-30 меңне “тигезләп” чыгып китә. Әле сезнең юлларыгыз кышкы чорда да йомырка тәгәрәтерлек шома булачак, Ходай кушса, чөнки бу максаттан 165 000 сумлык маягыз калган.
Гомумән, җирлек башлыгы тотылган акчаларның тиененә кадәр хисап тотты җыенда. Хисабында хилафлыклар булмавына бер шигем дә юк. Әгәр берәр дөрес түгел факт яңгыратылган булса, авыл халкы аны бердәм төзәтер иде.
.jpg)
2019 ел өчен билгеләнгән үзара салым акчасына төзелеп куелган балалар мәйданчыгының бурычы капланган, дәү-дәү агачлар киселгән, Каенлык авылы зираты территориясен ызанлау өчен документлар булдырылган, Колхоз урамында энергия саклаучы 15 лампа куелган. Тик менә Яңа урамга җәелгән вак таш өчен 296 000 бурычлы булып калган җирлек.
Җирлекнең “Чиста су” программасына керүгә ирешүе исә мактауга лаек. Димәк, биредә су проблемасы уңай чишелеш табачак. Шулай ук дәүләт программасы кысаларында 3 км 765 метр аралыктагы баганаларга яктылык чыганаклары урнаштырылган. Алар декабрь аенда кушылыр дип көтелә.
Җирлек башлыгы Илсур Фәттахов Иске Богады авылы халкын 2020 елда үзара салым акчасына тәгаенләнгән эшләр белән дә таныштырды. Алар арасында мөһим эшләрнең берсе булып зират территорияләрен киңәйтү, аларны рәсмиләштерү тора. Бу хакта сөйләгәндә Илсур әфәнденең “Алга карап эш итәргә кирәк” дигән җөмләсенең мәгънәсенә генә төшенеп җитмәдем. Ниятегез,һичшиксез, изгедер, дип ышанам!
Шулай да алга карап яшәргә уйласагыз, хөрмәтле богадылылар, теләк-тәкъдимнәрегезне нәкъ менә авыл җыеннарында әйтә башларга вакыт җиткән кебек. Еламаган балага имезлек каптырмыйлар – шуны онытмагыз!
.jpg)
2020 елда җирлектә тәгаенләнгән максатчан эшләрне башкарып чыгу өчен халыктан 500әр сум күләмендә акча җыю тәкъдиме кертелде җирлек башлыгы тарафыннан. Тавыш бирү, депутатлар карары белән, яшерен төстә оештырылды.
- Җыен билгеләнгән сәгатькә бөтен кеше дә килеп җитешә алмый, шуңа күрә тавыш бирү 3 сәгать дәвам итәчәк, - дип, аңлатуны кирәк тапты Илсур Филис улы. Нәтиҗәләрен иң беренчеләрдән булып күрәсем килгән иде – рөхсәт итмәделәр. Бу урында җирлек башлыгының “Минем эштән кимчелек эзләргә килдегез әллә? “, - дигән соравы гаҗәпләндерде.
.jpg)
Юк, хөрмәтле Илсур Филис улы, кимчелек эзләмәдем! Әгәр инде хезмәтегезнең кимчелекле яклары бар дип уйлыйсыз икән, аларны кичекмәстән төзәтергә кирәк. Җирлек башлыгы авыл халкының яклаучысы да, саклаучысы да, өлге алырлык үрнәге дә булырга тиеш ул. Иске Богадыда башкарылган бик күп эшләр өчен Сез “Тамыр” ҖЧҖ рәисе Ильяс Мирзаяновка чын йөрәктән рәхмәт әйткән кебек, халык үзегезгә дә рәхмәт сүзләре җиткерә икән, димәк, җитәкчелек дилбегәсе Сезнең кулга юкка тапшырылмаган.
.jpg)