Актаныш районында республика олимпиадаларының муниципаль этабы дәвам итә. 19 ноябрь көнне 38 укучы бөтендөнья сәнгать мәдәнияте фәне (МХК) буенча үз белемнәрен сынасалар, 20 ноябрь көнне олимпиада рус теле фәне буенча оештырылды. Биредә 234 укучы катнашты.
Бүген исә Ә. Афзалова исемендәге район мәдәният йортында әлеге олимпиадаларга нәтиҗәләр чыгарылып, җиңүчеләр һәм призерлар хөрмәтләнде, методик берләшмә җитәкчеләре тарафыннан эшләнгән эшләргә анализ да ясалды.
4 – 11 сыйныфлар катнашкан олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева тәбрикләде һәм укучыларга республика этабында уңышлар теләде.
Шунысын да ассызыклау урынлы: нигездә, муниципаль этап җиңүчеләре итеп Актаныш үзәгендә урнашкан мәктәпләрдә белем алучылар танылды. Авыл мәктәпләре арасында җиңүчеләр сафында Пучы һәм кадет-интернат мәктәбе укучылары гына.