ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

3 декабрь көнне  хакимият бинасының  утырышлар залында район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә урта һәм кече бизнес вәкилләренең, шәхси эшмәкәрләренең чираттагы киңәшмәсе үтте. 

Бүгенге брифингта башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева якын арада үзмәшгульләр өчен район сайты ачылачагын хәбәр итте.  

Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева Актаныш районына республика тарафыннан куелган бурычның арттырып үтәлүен әйтте. Бездә 396 үзмәшгуль теркәлергә тиеш булып, 494 үзмәшгуль үз эшен рәсмиләштергән. Үзмәшгульләрнең сафын мәктәп укучылары да тулыландыргач, ничек алга китмисең ди?

Соңгы елларда  кукуруз игүгә караш яӊадан уӊайга үзгәрде. Аныӊ шулай икәнен төшенер өчен ерак барасы юк - үзебезнеӊ хужалыклар мисалында да ачык чагыла ул. Бүген Актаныш районы, сөт терлекләренең продуктлылыгын арттыру турында кайгыртып, туклыклылыгы ягыннан кыйммәтле азык буларак, кукурузга зур игътибар юнәлтә.

Кичә  Актанышның 1 нче  мәктәбендә район башлыгы Энгель Фәттахов катнашында ата-аналар җыелышы үтте. Район прокуроры Рамил Әскаров, РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Илшат Хәйретдинов та сөйләшүдә яшүсмерләр арасында барлыкка килгән проблемаларны аңлатып, чишү юлларын күрсәтте.

Соңгы елларда Актаныш районы, сыерларның сәламәтлеген кайгырту, бозау алу юнәлешендә, соңарып булса да, революция кичерә. Терлекчелектә УЗИ аппаратының кулланыла башлавын хезмәткәрләр үзләре дә революция дип атый.


2
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

28 ноябрь көнне Пучы авылының бер йортында ирле-хатынлы гражданнарның үле гәүдәләре табыла.

Бүген Актаныш районында барлыгы 2 471 мөмкинлеге чикле кеше исәпләнә, шуларның, 88е -  балалар.

Актаныш кибетләрендә дә снюс сатылу очрагын эчке эшләр органнары хезмәткәрләре раслый. Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары белән әлеге уңайдан сөйләшү үткәрде. Очрашуда район прокуроры Рамил Әскаров, РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлек җитәкчесе Илшат Хәйретдинов катнашты.
 

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Скандинавия илләренең берсе булган Финляндиядән эшлекле сәфәрдән кайтты. 25 -29 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы җитәкчелеге делегациясе Тампер- “Умный город” -“Акыллы шәһәр”ендә булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International