Балаларыгызны саклагыз: Яңа афәт – снюс баш күтәрә

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Соңгы вакытта Актанышта снюс сату турында мәгълүматлар урынлы борчу тудыра. Фактлар инде дәлилле. Кадет мәктәбендә Нефтекамск шәһәреннән килеп укучы башта иптәшләренә бушка бирә, аннан соң матур кәгазьле конфет-снюсларны сата. Педагоглар бу хәлдән соң чаң суга: снюс афәте турында балаларга, ата-аналарга яхшылап аңлатыла.

Икенче очрак инде Актаныш мәктәпләренең берсендә булды. Актаныш кибетләрендә дә снюс сатылу очрагын эчке эшләр органнары хезмәткәрләре раслый. Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары белән әлеге уңайдан сөйләшү үткәрде. Очрашуда район прокуроры Рамил Әскаров, РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлек җитәкчесе Илшат Хәйретдинов катнашты.

Бүгеннән башлап, мәктәпләрдә район җитәкчелеге, хокук саклау органнары вәкилләре, нарколог һәм психолог катнашында ата-аналар җыелышлары үткәрелә башлый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International