БУ МӨҺИМ: Актаныш районы инвалидлар ункөнлегенә рәсми старт бирде

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Ункөнлек җәмгыятебезгә янәдән аларга даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә.


Быел Актанышта мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз өчен махсус әзерләнгән чараларга старт  бүген бирелде. Бу көнне район җитәкчелеге җирлекләрдәге башлангыч инвалидлар оешмалары башлыклары, аларның президиум әгъзалары белән очрашты. Район мәдәният йортында оештырылган  очрашуга җирлек башлыклары да чакырулы иде.


Физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга ярдәм күрсәтеп, турыдан-туры эшләүче оешмаларның вәкилләре дә катнашкан чарада  район башлыгы Э.Н. Фәттахов беренчеләрдән булып сүз алды. Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле райондашларыбызга Энгель Нәвап улы сабырлык, түземлек теләде, район өчен алар тарафыннан башкарылган эшләргә, алар катнашкан спорт чараларына аерым тукталып, инвалидларыбызга хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде.  


Биредә агымдагы елда яхшы күрсәткечләргә ия булган, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең тормышында актив катнашкан башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчеләре билгеләп үтелде. Алар Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән хөрмәтләнде. 


Сүз уңаеннан, мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең барлык үзенчәлекләрен дә искә алып, безнең районда ункөнлекнең чаралар планы эшләнде. Бу план кысаларында районда яшәгән инвалидларга төрледән-төрле чаралар оештыру күздә тотыла – спорт ярышлары, район җитәкчелеге белән очрашу, юридик ярдәм күрсәтү, бәйгеләр, мәдәни чаралар һәм башка максатчан адреслы ярдәм чаралары.

Чарада катнашучыларга  Актаныш драма һәм комедия театры Рабит Батулланың "Өйләнәм, бетте китте". 


Сүз уңаеннан, бүген Актаныш районында барлыгы 2 471 мөмкинлеге чикле кеше исәпләнә, шуларның, 88е -  балалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International