Энгель Фәттахов: “Финляндиянең “Акыллы шәһәре”ндә кеше капиталы бәһале”

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Скандинавия илләренең берсе булган Финляндиядән эшлекле сәфәрдән кайтты. 25 -29 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы җитәкчелеге делегациясе Тампер- “Умный город” -“Акыллы шәһәр”ендә булды. Энгель Нәвап улы район җитәкчеләре катнашындагы киңәшмәдә Тампер шәһәрендәге эш һәм яшәү шартлары турында сөйләде. Бүген Финляндиядә иң соңгы цифрлы технологияләр кулланыла. Халык өчен уңайлы яшәү шартлары тудырылган. Хәтта эшсез кешеләр дә социаль якланган, ай саен яшәр өчен дәүләттән 300 евро акча түләнә.

Кеше капиталына карап илгә бәя бирәләр.
- Финляндиядә мәгариф, балаларга белем бирү системасына зур игътибар бирелә,- ди Энгель Нәвап улы. - Алардан күп нәрсәне өлге итеп алырлык. Балаларның сәләтен, дөньяга карашын балалар бакчасыннан ук формалаштыралар, бу уңайдан да эшлисе эшләребез күп әле.

Финдяндия мәктәпләрендә бишкөнлек укыту системасы. Бездәге БДИ аларда да бар, тик башка төрлерәк. Авыллардагы мәктәпләр 100 бала укыса гына сакланып калган. Укучыларны дүрт чакрым ераклыктан автобус йөртә. Мәктәптә айфоннар куллану тыела. Укытучыларны әзерләү хөкүмәт югарылыгында хәл ителә, мәктәпләрдә бары тик магистратура тәмамлаган белгечләр генә эшкә кабул ителә.


Финляндиядә бер генә чүплек тә юк. Чүп яндыру заводы чүпне калдыкларсыз эшкәртә. Заводны беренче карашка, күреп тә булмый. Аның өстендә тау чаңгысы базасы, бассейн урнашкан.
Шәһәрдә трамвай транспортын яңадан кайтарганнар. Тизйөрешле трамвай йөртүчесез һәм тавышсыз. Хәтта заводларны кешесез эшләтүгә йөз тоталар.

Финляндиядә бер генә чүплек тә юк. Чүп яндыру заводы чүпне калдыкларсыз эшкәртә. Заводны беренче карашка, күреп тә булмый. Аның өстендә тау чаңгысы базасы, бассейн урнашкан.
Шәһәрдә трамвай транспортын яңадан кайтарганнар. Тизйөрешле трамвай йөртүчесез һәм тавышсыз. Хәтта заводларны кешесез эшләтүгә йөз тоталар.
Авыл хуҗалыгы өлкәсе тулысынча фәнни технологияләргә нигезләнә. Генетика алга киткән. Экологик чиста продукция җитештерү өчен барлык шартлар тудырылган. Сыерлардагы лейкоз авыруы белән финнар бөтенләй таныш түгел(!)
Район башлыгы Энгель Фәттахов, Финляндиядәге тәэсирләре белән уртаклашып, җитәкче-белгечләрне дә дөнья югарылыгындагы яңалыклардан үрнәк алып эшләргә чакырды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International