Мал асрауга бер тотынган авыл кешесе бу шөгылен гомер буе ташламый инде – монысы бәхәссез. Өстәвенә, хуҗалык белән аңлашып эшләү булганда, сыйлы тормышта яшәү күпкә җиңелрәк тә.
- Шәхси секторда күпләп мал асраучыларны кабат колхозларга кайтарып булмаячак. Шуңа күрә безнең максат – аларга кулдан килгән кадәр ярдәм итү, - диде бу нисбәттән Энгель Фәттахов.
.jpg)
Актаныш муниципаль районы селекция-нәсел хезмәте җитәкчесе итеп Гөлнара Фәгыйль кызы Загртдинова билгеләнде.
.jpg)
Җирлек башлыгы Илфар Салихҗановның чыгышына карата сораулар тумады, ахырдан, авылдашларыннан гафу үтенгәндәй, быел авырып, эшкә күп тапкырлар чыга алмадым, планлаштырган эшләр үтәлеп бетмәде инде, диде ул. Башлык шулай дигәч, аккүзлеләр, авыл җирлеге Советының һәм башкарма комитетының эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип, бердәм кул күтәрде. Район Советы рәисе Рәйхан Галимҗанованың да колачлы чыгышын сабыр гына тыңлап утырдылар. “Сораулар бармы?”- диюгә, беренче булып Михайловкадан килгән ханым күтәрелде. Шушы мизгелне көткән бит залдагылар.
Районыбызның иң абруйлы бәйрәмендә – алдынгылар җыенында 450дән артык Актанышның хезмәт сөючән кешесе хөрмәтләнде. Шунысы игътибарга лаек, сәхнәгә күтәрелгәннәрнең 200дән артыгы – авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар.
Бу хакта тулырак https://youtu.be/d-4qBDD8Y_U сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.
Бәйрәм төсе алган гаилә мәктәбе дәресендә район башлыгы Энгель Фәттахов шәхсән үзе катнашты. Ул Лилия һәм Рим Хисматуллинар гаиләсен өченче сабыйлары туу вакыйгасы белән тәбрик итеп, аларга бәхетле тормыш теләде.Район башлыгы бәхетле гаиләгә Солтанның туу турындагы таныклыгы белән беррәттән Татарстан Президентының шәхси котлау хатын да тапшырды.
.jpg)
Гаилә кереме һәр кешегә яшәү минимумына җитмәсә, өч яшькәчә балаларга дарулар алу өчен 5000 сумлык сертификат бирелә башлады. Биш һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләрдә, шулай ук керем һәр кешегә яшәү минимумы күләменә җитми икән, аермасы пособие итеп түләнәчәк.
Бүген Актанышның үзәк китапханәсенә яңа җитәкче тәкъдим ителде. Хәзер әлеге учреждение белән Лилия Хәмидуллина җитәкчелек итәчәк.
.jpg)
узмәшгүль гражданнар мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе буенча хокук мөнәсәбәтләренә ирекле рәвештә керергә хокуклы
Алдынгылар җыенында 2019 нчы елда Россия һәм республика күләмендә зур уңышларга ирешкән коллективлар һәм аерым хемәткәрләр билгеләнеп, аларга район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
.jpg)
Актанышта үткән алдынгылар җыенында аерым һөнәр ияләре арасында 2019 нчы елда иң югары күрсәткечләргә ирешкән хезмәт алдынгыларына “Үз һөнәренең остасы” дигән дәрәҗәле исем бирелде.
Аларга символик сын һәм акчалата премияләр тапшырылды. Әлеге исемгә лаек затларның фоторәсемнәре районның Почет тактасында урын алачак.
.jpg)