Бүген Актанышның үзәк китапханәсенә яңа җитәкче тәкъдим ителде. Хәзер әлеге учреждение белән Лилия Хәмидуллина җитәкчелек итәчәк.
Коллективка яңа җитәкчене район Советының аппарат җитәкчесе Альберт Тимиров тәкъдим итте. Ул Лилия Хәмидуллинага яңа вазыйфасында уңышлар теләде.
- Киләчәктә дәүләт программаларында катнашу, грантлар оту юнәлешендә тагын да нәтиҗәлерәк эшләр күрсәтсәгез иде – бүген заман шуны таләп итә, - диде Альберт Индариф улы, коллективка мөрәҗәгать итеп.
Лилия Хәмидуллина исә китапханә хезмәтен тагын да нәтиҗәлерәк итү буенча эш оештырырга ышандырды:
- Иң мөһиме, коллективта дус, тату мөнәсәбәт булсын, аңлашып, ярдәмләшеп эшлик, - диде ул.
Бүген Актаныш районының үзәк китапханәсендә 12 хезмәткәр эшли. Районда 35 китапханә исәпләнә, аларда 47 китапханәче халыкка хезмәт күрсәтә.