ТАКТАЛАЧЫК СУЛЫШЫ: Атны алыштырып тракторга, яшәп ятыш шулай - карап алга

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Такталачык авыл җирлеге халкы соңгы елларда эре мал торгызуга ныклап тотынуы белән игътибарга лаек. Аеруча сыер малын үз итә алар. Ел саен артып торган крестьян-фермер хуҗалыклар, мини-фермалар моңа ачык дәлил. Бу хакта язмаларыбыз да даими дөнья күреп тора безнең.

29 гыйнвар көнне Такталачыкта күзәтелгән “терлек революциясе” белән район башлыгы Энгель Фәттахов та танышты. “Таң” хуҗалыгы рәисе Рафис Миңнеханов, җирлек башлыгы Марс Мансуров белән берлектә район җитәкчелеге күпләп мал тоткан шәхси секторларда булып, аларның яшәү-көнкүреш шартлары белән танышты.

Кайсы гына ихата керсәң дә, һәрберсендә хуҗалар мал кадерен белеп яши биредә. Дәүләт ярдәменә таянып, алар төп керем чыганагы булган терлек өчен уңай шартлар да тудырган, үзләренең кул хезмәтен дә әкренләп җиңеләйтеп килә алар. Савым аппаратлары, сөт үткәргечләр, тирес чыгару өчен транспортер шушы хакта сөйли.

Шәхси секторның күпләп мал асрауга күчүендә “Таң” җәмгыятенең дә роле зур. Җирлектә мал хәрәкәтен тотрыклы саклау һәм үстерү  юнәлешендә Рафис Фәрих улы кулыннан килгән кадәр ярдәм итеп тора авыл халкына. Терлек азыгы әзерләүдә, көтүлек җирләреннән файдалануда, иң мөһиме – сөткә кулай бәядән түләү алуда чагыла ул.

Рафис Миңнеханов шәхси хуҗалыклардан тапшырылган сөт күләмен дә үзе контрольдә тота, һәр хуҗалыкның сулышын тоеп яши рәис: кемнең сыеры бозау китергән, кем мал-баш санын арттырган – барысыннан да хәбәрдар ул.

Такталачыкта иң күп терлек асраучылар исемлегенең башында Ильяс Шәемов  тора. Бүгенге көндә шәхси эшмәкәрнең 44 мөгезле эре терлеге бар.  23 сыер малы  да шул исәптә. Узган ел терлек торагын зурайткан хуҗа: корылмада өч тана малына, 7 симертү үгезенә, 11 бозауга да урын җитәрлек хәзер.

Ильяс Шәемов сөт саклау өчен суыткыч камера булдыру юнәлешендә дә эш башлаган. Махсус бүлмәне суыткыч итеп файдаланырга исәп тота ул. Сөт үткәргечне дә җайга салса, гаилә әгъзаләренең кул хезмәте сизелерлек җиңеләячәк.

Мал җанлы гаилә киләчәктә җирләрен, техникасын арттыру яклы. Бу нисбәттән гаилә башлыгы Энгель Нәвап улына да мөрәҗәгать итте. Авыл хуҗалыгы техникасын дәүләт ярдәме белән алырга тели  Шәемовлар. Шуңа күрә дә райондашыбызга дәүләт статистика органнарына, терлекләренең мал-баш санын, сөт күләмен чагылдырган хисап бирергә тәкъдим ителде. Авыл хуҗалыгы идарәсенә дә еллык хисап тапшыру зарур. Шулай иткәндә, эшмәкәр “авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүче” статусына ия булачак. Бу статус исә үз чиратында дәүләт ярдәмен алуга ныклы ышаныч булачак.

Район башлыгы Энгель Фәттахов җирлектәге мини-ферма тотучы Ренал Фәрхиев, Әнәс Хәсәновның яшәеше белән дә якыннан танышып чыкты.  Алар 13әр баш терлек асрыйлар, төп керем чыганаклары булып сөт тора.

Чын мәгънәсендә сокланырлык хезмәт оештырган гаиләләр бу. Әмма аларның зарлары да юк түгел. Гөлсия ханым Хәсәнова, район башлыгы белән очрашудан файдаланып, савым аппаратлары белән ярдәм итүен үтенде. Үтенеч кабул ителде.

Рим Ханов та җирлектәге терлек санының тотрыклы сакланышында лаеклы урын били. Күп еллар дәвамында терлекчелекне үз итеп яши ул. Аның өстенә, 30 баш умарта да асрый тырыш хуҗа.

Ихатасындагы күп эшләрне исә Рим ага мини –трактор белән башкара. Моннан алты ел элек сатып алган тимер атка тәмам ияләшкән алар.

- Кирәк чакта, тирес түгәм, кирәктә башка эшләргә кулланам. Ат асрауга караганда җиңелрәк бит кечкенә трактор тоту. Ашарга сорамый, куйган урынында тора, - дип елмая Ханов.

Мал асрауга бер тотынган авыл кешесе бу шөгылен гомер буе ташламый инде – монысы бәхәссез. Өстәвенә, хуҗалык белән аңлашып эшләү булганда, сыйлы тормышта яшәү күпкә җиңелрәк тә.

- Шәхси секторда күпләп мал асраучыларны кабат колхозларга кайтарып булмаячак. Шуңа күрә безнең максат – аларга кулдан килгән кадәр ярдәм итү, - диде бу нисбәттән Энгель Фәттахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International