Алдынгылар җыенында 2019 нчы елда Россия һәм республика күләмендә зур уңышларга ирешкән коллективлар һәм аерым хемәткәрләр билгеләнеп, аларга район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Алар:
- Казанда узган көрәш төре буенча Дөнья чемпионатында уз авырлыгында чемпион исемен яулаган Хуҗин Фарис Фәрит улы (остазы Анваров Ильфир);
- Рыбаков фондының "Мәктәп" федераль конкурсы, "Без — мәктәп командасы" номинациясендә җиңүчесе"Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" Дәүләт автономияле гомумбелем учреждениесе;
- Татарстан Республикасы “Аграр яшьләр берләшмәсе” һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан үткәрелгән “Үз хезмәте остасы” конкурсында катнашып 1 нче урын алган “Башак” җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте савымчысы Әхмәтова Гүзәл Фәнис кызы
- Регионара “Идел-йорт” бәйгесе җиңүчесе Киров халык театры;
- Район үзәгендә беренче тапкыр уздырылган М.Җәлил истәлегенә багышланган республикакүләм корәш ярышында 3 урынга лаек булган Нургалиев Раббани Ришат улы;
- Республикакүләм Авыл яшьләре уеннарында чемпион исемен яулаган Актаныш районының волейбол буенча ир-атлар җыелма командасы;
- Самара шәһәрендә узган авыл җирлегендә яшәүче укучылар арасында шахмат буенча Бөтенроссия шәхси-команда ярышларында чемпион калган Рахманова Зәйнәп Алмаз кызы, остазы - Илдар Имамов;
- “Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивалендә 1 урынга ия булган “Образ“халык бию ансамбле;
- "Ак чәчәкләр" республика конкурсының “Беренчел звеноның иң яхшы табибы№ номинациясе иясе Ибраһимова Рифа Саняф кызы;
- Пешекче эше компетенциясе буенча world skills региональ этабында 3 урын иясе Вәлиева Лилия Ринат кызы;
- 2019 елда рус теленнән Республика фән олимпиадасының йомгаклау этабы призеры Вәлиева Нәфисә Ленис кызы;
- VII “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе Гран-при иясе Хәбибуллина Алинә Айдар кызы;
- “Яшь техник-моделист” Бөтенроссия башлангыч техник модельләштерү һәм конструкцияләү бәйгесендә I урын яулаган Акбиров Илсуар Илдар улы;