Бүген Аккүз авыл җирлегендә узган 2019 елга йомгак җыены, ике сәгать дигәндә, төгәлләнеп тә куйды. Җирлек башлыгы Илфар Салихҗановның чыгышына карата сораулар тумады, ахырдан, авылдашларыннан гафу үтенгәндәй, быел авырып, эшкә күп тапкырлар чыга алмадым, планлаштырган эшләр үтәлеп бетмәде инде, диде ул.
.jpg)
Башлык шулай дигәч, аккүзлеләр, авыл җирлеге Советының һәм башкарма комитетының эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип бердәм кул күтәрде. Район Советы рәисе Рәйхан Галимҗанованың да колачлы чыгышын сабыр гына тыңлап утырдылар.
“Сораулар бармы?”- диюгә, беренче булып Михайловкадан килгән ханым күтәрелде. Шушы мизгелне көткән бит залдагылар.

- Михайловка белән Аккүз арасындагы өч чакрым юлны булдыру өчен күп көрәштек, хәзер юллы булдык, дип сөенергә дә өлгермәдек, юл ватыла, җимерелә башлады. Бу юл төнлә дә кирәк, көндез дә кирәк. Шушы юлдан сигез бала Аккүз мәктәбенә, бер бала бакчага килә. Юлны саклау өчен безгә нишләргә?
Икенче соравы да бар иде ханымның:
- Михайловка авылының клубына да ремонт кирәк. Безнең карап торган бердәнбер җыелу урыны бит ул.
Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова юл буенча булган сорауны район җитәкчелегенә җиткерәчәген әйтте. Клубны Михайловкага узган елгы җыенда сораган булганнар. Мәктәпне клуб итәргә, дигән киңәш тә бирелгән. Әмма, ни җитәкчелектән рәсми рөхсәт, ни авылдан артыннан йөрүче булмагач, бу проблема ел буена күктә эленеп торган.

Икенче булып сүз алган агай, юлны кардан чистартып торган хуҗалык җитәкчесенә рәхмәт әйтте. Бусы кереш сүз булган икән. Абый кеше Аккүз мәктәбенең директорсыз, ә директор вазыйфаларын башлангыч сыйныф укытучысы башкаруына борчыла. Атнага берничә тапкыр район үзәгенә киңәшмәгә йөргән укытучының сыйныфын алып калган мөгаллим укучыларны карап өлгерә алмый икән. Аккүз мәктәбенә Михайловкадан җәяү йөреп укучы сигез балага һәм Яңа Кадермәттән килүче бер укучыны йөртергә мәктәп автобусы кирәклеген дә җиткерде. Мәгариф идарәсе методисты Айнур Гыймадиев бу мәсьәләләргә ачыклык кертергә тырышты тырышуын, әмма залдагылар аның җавабыннан канәгать калмады.

Күп мал тотучы улының өенә кадәр сөт җыючы керүен сорады җыенга килгән апа.

Җыенга кадәр җирлектәге ишле терлек тотучы гаиләләре белән таныштык, әмма Аккүздә бер генә хуҗалыкка да алып кермәде җирлек башлыгы. Ярый әле сорау бирделәр, аккүзлеләр мал тотмый дигән фикер белән кайтып китә идек. “Бездәге халыкның ихатасына чит кеше кертәсе килми”,-дип акланды Илфар абый. Рәйхан Флүс кызы кемгә генә керсә дә, хуҗаның мөмкинлегенә карап, дәүләт программаларыннан файдалану юлларын җентекләп аңлата, югыйсә.
Мәсәлән, Ахунда яшәүче Рамил белән Ләйлә Шәйдуллиннар дәүләт программасы аша алты сыер янына тагын биш сыер алып кайтканнар, шул рәвешле 400 мең сум акчалы булганнар. “Саву аппараты бирсәгез иде”,- дигән үтенечләрен юлладылар.
Меңнәр авылыннан Рәшит Кәшбуллин да терлек баш санын арттырып шушы ук ярдәмне алган. Пай җирендә иген үстерә, техникасы җитәрлек: “Иртәннән кичкә кадәр йөгерсәң, мал асрарга була”,- ди.
Әмма авыл җирлегендә яшәүчеләр әллә йөгереп туйганнар, абзардагы малларын күбәйтергә бик ашыкмыйлар. Терлек арттыру буенча районда 22 урынны билиләр. Йорт салырга да тотынучылары юк, анысы буенча рейтингның ахырга баскычында. Салым түләүдә дә артталар.
Шунысы бар, Аккүз җирлегендә тәртип тиешле дәрәҗәдә. Кешеләре генә түгел, ихаталар, йорт-җир, каралты-куралар да тәртиптә.
Меңнәр урамнарыннан узганда иң күзгә ташланганы- капка яны көрәлмәгән өйләре дә буяулы. Димәк, җәйгә хуҗалар кайта.
Илгиз Галләмов җәйгә генә түгел, бөтенләйгә кайткан. Лаеклы ялда ял итәргә җыенмый ул. Хатыны Фәнисә апа белән ипи пешереп сатарга уйлыйлар.
Ниятләрен тормышка ашырып, ишек алдында бина салганнар, эчен җиһазлап куйганнар. ТР Эшмәкәрлекне үстерү фонды аша ярдәмнән дә файдаланганнар.
Хәзер ипине саласы гына калган. Бер пешергәндә, 72 ипи мичтән чыгачак.