Бүген Актаныш ЗАГС бүлегендә агымдагы елның тәүге гаилә мәктәбе дәресләре оештырылды. Агымдагы елның беренче дәресе үзенчәлекле булды - чара кысаларында 2020 елда Актанышта аваз салган унынчы сабый теркәлде. Өлкән сыйныф укучылары әлеге тантананың шаһитлары булды.
Чараны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева алып барды. Очрашуга район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Зөһрә Закирова, өлкән психолог Фәһимә Шәйгарданова, районның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин килгән иде.
Бәйрәм төсе алган гаилә мәктәбе дәресендә район башлыгы Энгель Фәттахов шәхсән үзе катнашты. Ул Лилия һәм Рим Хисматуллинар гаиләсен өченче сабыйлары туу вакыйгасы белән тәбрик итеп, аларга бәхетле тормыш теләде.
Район башлыгы бәхетле гаиләгә Солтанның туу турындагы таныклыгы белән беррәттән Татарстан Президентының шәхси котлау хатын да тапшырды.
Хисмәтуллинар гаиләсендә бәби тавышы өченче тапкыр яңгырый. Аларның 16 яшьлек уллары һәм 14 яшьлек кызлары бар.
- Булат белән Әдиләбез берьюлы үсте. Мәктәпне тәмамлау алдында тора алар. Шуларны уйлагач, ямансу булып калды. Шуңа гаиләбезне арттырырга, янә бер бәби алып кайтырга уйладык. Сәламәтлек булганда, гаиләләр бәби алып кайтуга уңай карыйм. Иң мөһиме, әти-әниләр үз балаларын үзләре тәрбияләп үстерсен, - дигән теләген җиткерде өченче тапкыр әни булу бәхетен татыган Лилия ханым.
Бүген гаилә Актаныштагы бар уңайлыклары булган үз фатирларында гомер кичерә. Гаилә башлыгы “ГранаТ-Стан Инжиниринг” оешмасында хезмәт куйса, Лилия үзе декрет ялына мәгариф идарәсеннән киткән. Бүген Хисмәтуллинар гаиләсенә котлау сүзләрен ирештерүчеләр арасында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нурлыева да бар иде. Ләйсән Фоат кызы Лилия ханымның мәгариф системасында куйган хезмәтен югары бәяләде.