АКТАНЫШТА – АЛДЫНГЫЛАР ҖЫЕНЫ-2019

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

2019 елда нәтиҗәле эш күрсәткән алдынгыларны зурлау, хөрмәтләү тантанасы 28 гыйнвар көнне Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда узды. Хезмәт кешесенә хөрмәтне олылаган чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов катнашты.

Алдынгылар җыены Актаныш эшмәкәрләре җитештергән тауарлардан күргәзмә белән башланды. Икмәк-кондитер ризыклары җитештерүче Актаныш икмәк комбинаты җитәкчесе Айгөл Гыйздәтуллина “Иң яхшы эшмәкәр” номинациясендә бүләкләнде. Һаҗәр Фәрдиеваның кошчылык станциясе дә районнның икътисадын үстерүдә саллы өлеш кертте.   
Үз һөнәренең остасы булган терлекчеләр, механизаторлар, агрономнар, зоотехниклар, табиблар, укытучылар, шоферлар, мәдәният хезмәткәрләре һәм башка бик күп һөнәр вәкилләре сәхнә түренә күтәрелеп, аларга тырыш хезмәтләре белән район һәм туган авыллары үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт сүзләре әйтелде, уңганнарга Хөкүмәт бүләкләре, дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Алар арасында “Чиялек” хуҗалыгы хисапчысы Әскыя Хөббетдинова да бар, аңа Татарстанның Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелде.
Районыбызның иң абруйлы бәйрәмендә – алдынгылар җыенында 450дән артык Актанышның хезмәт сөючән кешесе хөрмәтләнде. Шунысы игътибарга лаек, сәхнәгә күтәрелгәннәрнең 200дән артыгы – авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар.

Бу хакта тулырак https://youtu.be/d-4qBDD8Y_U  сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International