Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗиәхмәтова Татарстанда аз керемле гаиләдә туган сабыйларга бирелә торган ярдәмнәр турында аңлатты.
Гаилә кереме һәр кешегә яшәү минимумына җитмәсә, өч яшькәчә балаларга дарулар алу өчен 5000 сумлык сертификат бирелә башлады. Биш һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләрдә, шулай ук керем һәр кешегә яшәү минимумы күләменә җитми икән, аермасы пособие итеп түләнәчәк.
Пенсия фонды җитәкчесе Булат Басыйров гамәлдәге социаль ташламалар түләүдә яңалыклар белән таныштырды.
Республика матди ярдәм күрсәтү бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Сәйфуллина беренче балаларын тапкан аналарга бирелә торган ярдәмнәр һәм аны алу шартлары буенча киңәшләрен җиткерде.
“Игелек үзәге” җитәкчесе Дәния Касыймова үзәк тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр турында сөйләде.
.jpg)