Актанышта үткән алдынгылар җыенында аерым һөнәр ияләре арасында 2019 нчы елда иң югары күрсәткечләргә ирешкән хезмәт алдынгыларына “Үз һөнәренең остасы” дигән дәрәҗәле исем бирелде.
Аларга символик сын һәм акчалата премияләр тапшырылды. Әлеге исемгә лаек затларның фоторәсемнәре районның Почет тактасында урын алачак.
”Ел җитәкчесе” номинациясендә җинүчеләр:
- хуҗалыклар арасында
Җәлилов Дамир Әмин улы - “Нигез” жаваплыгы чикләнгән җәмгыят җитәкчесе;
- авыл җирлеклэре арасында
Әхмәтов Камил Сабирҗан улы – Чалманарат авыл җирлеге башлыгы;
- белем бирү учреждениеләре арасында
Гиздатуллина Рәйля Фатхулла кызы - Актаныш 1нче санлы урта белем бирү мәктәбе директоры;
- оешма- предприятиеләр арасында
Нәгыймов Дилфат Мисхәт улы - “Теплосервис” җаваплыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе;
“Иң яхшы сыер савучы” номинациясендә районда 1 сыерга 8750 кг сөт савып иң югары күрсәткечкә ирешкән “Әнәк” агрофирмасы Әтәс бүлекчәсе сыер савучысы – Сәетгараева Хәлисә Зәки кызы.
“Иң яхшы механизатор”номинациясендә 6484 эталлон гектар эш башкарган “Актаныш” агрофирмасы механизаторы – Шарипов Айзат Илфар улы.
Үз группасында 1081 грамм үсеш алып, иң күп җитештерүче “Әнәк” агрофирмасының Әтәс бүлеге терлекчесе – Хамзин Зөфәк Гилмегали улы.
“Иң яхшы ферма мөдире” номинациясендә – “Әнәк агрофирмасы” ферма мөдире Гайнетдинов Ирек Габделхакович улы.
“Иң яхшы агроном”номинациясендә барлык технологияләрне үтәп, игенчелек тармагында иң югары үсеш алган “Таң” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш агрономы – Әюпов Айнур Шамил улы.
“Иң яхшы комбайнер” номинациясендә бөртекле һәм бөртекле-күзаклы культураларны сугу буенча районда 48 мең центнер икмәк җыюга ирешкән “Әнәк” агрофирмасы комбайнеры – Солтанов Ильнур Дильшат улы.
“Иң яхшы ясалма орлыкландыру“номинациясендә бер сыерга карата иң күп бозау алуга ирешкән “Актаныш” агрофирмасының Киров бүлекчәсе ясалма орлыкландыру технологы - Имамов Дамир Фәнис улы.
“Иң яхшы зоотехник“ номинациясендә яңа технологик таләпләргә туры китереп, терлекчелек тармагында иң югары үсеш алуга ирешкән “Ташкын” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең баш зоотехнигы – Хәйриев Ирек Илфак улы.
“Иң яхшы ветеринария табибы“ номинациясендә иң югары сакланышны булдырып, барлык профилактик чараларны вакытында үтәгән “Актаныш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Тыңламас бүлекчәсе ветеринария табибы – Валиев Айрат Рәсих улы.
“Терлек азыгы эзерләу“номинациясендә “Ягуар-850” турагыч комбайнында 33275 центнер терлек азыгы әзерләп, иң югары күрсәткечкә ирешкән “Актаныш” агрофирмасы механизаторы – Гафуров Нияз Роберт улы.
“Иң яхшы фермер хуҗалыгы”номинациясендә - Әмиров Газинур Әхтәм улы.
“Иң яхшы энергетик” номинациясендә- Актаныш район электр челтәрләре оешмасының бүлек челтәрләре электромонтеры Давлитов Айзат Золфәт улы.
“Иң яхшы хисапчы-икъдисадчы” номинациясендә – Актаныш муниципаль районы узәкләштерелгән бухгалтериясенең әйдәп баручы белгече Фахразиева Альбина Рәдис кызы
“Иң яхшы мәгариф хезмәткәре” номинациясендә – Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия –интернатының татар теле һәм әдәбият укутучысы Әһлетдинова Ландыш Филус кызы.
“Иң яхшы тәрбияче” номинациясендә 6нчы санлы балалар бакчасы мөдире Нургалиева Йолдыз Сәет кызы.
“Иң яхшы медицина хезмәткәре ” номинациясендә Пучы участок хастәхәнәсе гомуми практика табибы Закиров Ильяс Рафак улы
“Иң яхшы мәдәният хезмәткәре“номинациясендә –Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты баш режиссеры Хөсәенов Нур Макәрим улы.
“Иң яхшы спортчы” номинациясендә - Нургалиев Раббани Ришат улы.
“Иң яхшы социаль хезмәт курсәтуче” номинациясендә – Актаныш халыкка социаль хезмәт курсәту үзәгеннән, Усы авылы социаль хезмәт күрсәтүче Биктимирова Гөлшан Хәтмулла кызы.
“Иң яхшы нефть һәм газ төбәге эшчесе”номинациясендә –кече нефть компаниясендә база мөдире булып эшләуче Шәйхразиев Ленар Йосып улы.
“Иң яхшы төзүче” номинациясендә – ПМК җаваплыгы чикләнгән җәмгыятенең балта остасы Кәбиров Идрис Котдус улы.
“Халыкка иң яхшы коммуналь хезмәт күрсәтүче” номинациясендә – _”Теплосервис” җаваплыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшләүче слесарь-водитель Мөхәмәдиев Илнур Мөхәмәтхан улы.
“Иң яхшы халыкка матбугат һәм массакүләм элемтә булдыручы” номинациясендә Яңа Әлем почта булекчәсе мөдире Сафина Розалия Рафис кызы.
“Иң яхшы юл төзүче” номинациясендә – _”Актаныш юллары” жаваплыгы чикләнгән җәмгыятеннән Шәвәлиев Рифкат АӘмирҗан улы.
“Иң яхшы гадәттән тыш хәлләр һәм хокук саклаү органнары хезмәткәре”номинациясендә - Актаныш янгын-коткару постының каравыл башлыгы Мәрдәнов Илнур Галимҗан улы.
“Иң яхшы инженер“номинациясендә - Актаныш агрегат заводы баш технологы Моратов Айдар Камил улы.
“Иң яхшы эшмәкәр” номинациясендә - Актаныш икмәк комбинаты җитәкчесе Гиздатуллина Айгөл Фәрит кызы.
“Иң яхшы муниципаль хезмәткәр” номинациясендә –Актаныш башкарма комитет җитәкчесенең мобилизация буенча ярдәмчесе Заһертдинов Нәсим Әзһәм улы.