ТАНЫШ БУЛЫГЫЗ: Районның селекция-нәсел хезмәтенә яңа җитәкче билгеләнде

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 Актаныш муниципаль районы селекция-нәсел хезмәте җитәкчесе итеп Гөлнара Загртдинова билгеләнде. Гөлнара Фәгыйль кызы өчен әлеге тармак яңа түгел: 2007-2014 елларда ул селекция-нәсел хезмәтендә белгеч вазыйфасын башкарган кадр.

Бүген Актаныш районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитештерү таләпләренә һәм шартларына туры килә торган терлекләр булдыру һәм үрчетүне максат итеп куя. Моның өчен терлекләрнең сыйфатын яхшырту, аларның продуктивлылыгын арттыру, авыруларга бирешүчәнлеген киметү кебек мөһим бурычларны үтәү шарт.

Киләчәктә Актаныш районы бу юнәлештә тагын да нәтиҗәлерәк эш алымнарын кулланып, селекция-нәсел хезмәтен яңа баскычка күтәрүгә йөз тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International