ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Райодашларыбыз көтеп алган быелгы концерт программасы җыр-моң сөюче тамашачыны 30 гыйнвар  кичендә Ә. Афзалова исемендәге мәдәният йортына җыйды.


30
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты 1130+336 км озынлыктагы М-7 «Волга» автомобиль юлының юл буе полосасы чикләрендә урнашкан реклама конструкциясе хуҗасыннан, әлеге реклама конструкциясен рәсмиләштерү өчен, район  башкарма комитетының 17 бүлмәсенә килүен сорыйбыз.

Бөек Җиңүнең- 75, ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан узган бәйгедә Актаныш сәнгать мәктәбе укытучылары Лилия Мостафина, Гүзәлия Чекалина, Сирина Исламова әзерләгән яшь җырчылар зур уңышларга ирешеп кайтыр юлга чыкты.

 

Хәзерге вакытта суд приставларының федераль хезмәте (алга таба-Россия ФСПХ) бурычларны даими мониторинглауның кирәклеге турында халыкка мәгълүмат бирү, шулай ук аларны Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең электрон ресурслары ярдәмендә, шул исәптән «Башкарма производстволарның мәгълүматлар банкы» сервисында, халыкның хокукый культурасын һәм бурыч йөкләмәләрен үтәү буенча хокукый грамоталылыгын арттыру максатында, түләттерү буенча эш алып бара.

"Россия- Татарстан" телеканалында "Алдынгылар җыены-2019"

 Бу хакта тулырак https://www.youtube.com/watch?v=a_dTRY57hbA сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.

Европа Советының Парламент Ассамблеясе Россия делегациясенең вәкаләтләрен раслады. 96 Европа парламентарийлары Россия делегациясе вәкаләтләрен раслау турындагы резолюцияне хуплады, 44 каршы булды, 7се хупланды.

Җитеш тормышта яшәгән халык район җитәкчелегенә  әллә ни яңа  моң-зар  ирештермәде. Аларның бар теләге – чиста суга тиенү һәм Түмерҗә авылына каты өслекле юл салдыру. Бу проблемалар шактый еллар “ияреп йөри” инде җыелышларда. Соңгы елда төрле сәбәпләр аркасында еш алышынган җирлек башлыклары да бу мәсьәләләрне  “үле ноктадан” кузгатып җибәрер өчен аз тырышмады. Инде якын киләчәктә сулы да, юллы да булырсыз кебек, күпкә түзгәнне азга түзегез инде, такталачыклылар.

Ыгы-зыгы вакытында еш кына без товарны уйламыйчарак, ашыгып сатып алабыз. Әйтик, сәүдә үзәгенең бер бүлегендә сатып алучы үзенә туры килә торган кызыл күлмәк тапкан. Ләкин өенә кайтып, үзен көзгедән күргәч, туташ күлмәкнең үзенә килешмәгәнлеген аңлаган – артык җете булып чыккан. Туганнары да, тәнкыйть утына тотып, аның шикләрен таратып салган.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына кулланучы телевизорның гарантия ремонтына бәйле рәвештә консультация ярдәме күрсәтүне үтенеп мөрәҗәгать итте. Аны: "Гарантия ремонты вакытында башка телевизор бирелергә тиешме?" – дигән сорау кызыксындыра иде.

Хуҗабикәләребезнең күбесе урын-җир кирәк-ярагын даими алыштырып-юып тора, ә менә мендәрнең чисталыгы турында әлләни уйламый. Шул ук вакытта экспертлар күпчекне елына кимендә бер тапкыр, ә иң яхшысы – өч-дүрт айга бер тапкыр чистартырга киңәш итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International