Тыныч йокы серләре

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Хуҗабикәләребезнең күбесе урын-җир кирәк-ярагын даими алыштырып-юып тора, ә менә мендәрнең чисталыгы турында әлләни уйламый. Шул ук вакытта экспертлар күпчекне елына кимендә бер тапкыр, ә иң яхшысы – өч-дүрт айга бер тапкыр чистартырга киңәш итә. Чөнки мендәрдә тузан-пычрак, чәч, тән тиресенең үлгән күзәнәкләре бик тиз туплана. Ә бу аллергия, астмага һәм сулыш органнарына бәйле башка чирләргә китерергә мөмкин. Моның ише күңелсезлекләргә юлыкмас өчен, эчлеге һәм материалының нинди булуына карамастан, теләсә кайсы мендәрне чистартырга кирәк. 
Шуны истә тотып, өй шартларында мамык мендәрләрне чистарту буенча берничә киңәш биреп үтмәкчебез.
Мендәр эченә гадәттә мамык һәм каурый тутырыла. Мамык каурыйның бер төре булып торганлыктан, мамык һәм каурыйдан ясалган күпчекләрне бер үк төрле ысуллар белән чистартырга кирәк. Аларны кул белән юып, машинага салып яки пар ярдәмендә пычрак-тузаннан арындырырга була.
Кул белән юу
Мамык яки каурыйлы мендәрне кул белән юу өчен марлядан ясалган капчык, йон тукыма юу өчен билгеләнгән сыекча, кер юу өчен кондиционер һәм яңа сүрү кирәк. Мендәр сүрүен сүтеп, мамык-каурыеннан бушатабыз һәм эчлекне марля капчыкларга тутырып, авызын тегеп куябыз. 40-50 градус җылылыктагы суга юу сыекчасы салып, мамык яки каурыйлы капчыкларны шунда юып алабыз. Шуннан соң капчыкларны салкынча чиста суда берничә тапкыр чайкыйбыз. Соңгы тапкыр чайкаганда, суга кондиционер салабыз. Шуннан соң капчыкларны яхшылап сыгабыз да урамга алып чыгып яки батареяга куеп киптерәбез.
Киптергәндә, капчык эчендәге мамык-каурыйны әледән-әле күпертеп-кабартып, як-якка әйләндереп торабыз. Кипкәч, мамык-каурыйны яңа сүрү эченә тутырабыз. Сүрүнең авызын тегеп, өстеннән мендәр тышы кидереп куябыз. 
Мамык-каурыйларны марля капчыкка тутырмыйча, зуррак ләгәнгә сабынлы (юу сыекчасы салынган) суга салып куярга да була. Бу очракта мамык-каурыйның, бер-берсенә ябышмыйча, йөзеп йөрерлек булуы кирәк. Аны 1-2 сәгатькә җебетергә салабыз, шуннан тишекле чүмечкә бушатып, суын агызабыз да шул рәвешле җыеп алынган мамыкны краннан агып торган суда юабыз. Шуннан соң янә сабынлы чиста суда юабыз, тагын бер кат чайкатып алабыз һәм киптерергә куябыз. Мамыкны газетага җәеп салабыз да урамга алып чыгып яки батареяга куеп киптерәбез. Мамык-каурыйны яхшылап киптерергә кирәк, юкса ул күгәрә башларга мөмкин.
Кер машинасында юу
Мамык-каурыйлы мендәрләрне кул белән ничек юсалар, машинада да шулай ук юалар. Моның өчен күпчек мамыгын марля капчыкларга тутырып, кер машинасына салабыз. 40 градуслы температурага кадәрге “деликатный режим”ны һәм 400 әйләнешкә кадәрге сыгу режимын сайлыйбыз. Фәкать йон тукыма юу өчен билгеләнгән сыекча гына кулланабыз, ә инде чайкатканда, кондиционер өстибез. Сүз уңаеннан, мондый юу ысулының башка төрдәге мендәрләр, шул исәптән эченә бамбук, синтепон һәм холлофайбер тутырылган мендәрләр өчен дә кулай булуын әйтеп үтәргә кирәк. Әмма беренче очракта сыгу режимыннан файдаланырга ярамый, ә башка төрдәге күпчекләр өчен, киресенчә, көчле сыгу режимы кирәк. Сыкканнан соң капчыкларны бушатып, мамык һәм каурыйларны аерым-аерым киптереп, яңа сүрүгә тутырабыз. Ә инде бамбук, синтепон ише эчлекләрне тоташ киптерәбез. 
Пар белән чистарту
Парогенератор яки вертикаль пар функциясенә ия булган үтүк белән чистарту – иң җиңеле. Күпчекне мондый ысул белән 10-20 минут эчендә пычрагыннан арындырырга була.
Хәер, мендәрне мөстәкыйль рәвештә өй шартларында юу гына димәгән. Аны “химчистка” га алып барып чистартырга да була. Биредә күпчекне юу гына түгел, кирәк булганда, яңартып та бирәләр. Тик килешү төзергә генә онытмаска!
Белеп торыгыз: мендәрнең чиста-пөхтә, йомшак булуы уңайлылык өчен генә түгел, сәламәтлегебез өчен дә бик кирәк! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International