"Татнефть" ААҖнең "Рухият" рухи яңарыш фонды “Сандугач сайрар илем” бәйгесен 23 нче тапкыр уздырды. Быел сәләтле балаларны Азнакай шәһәре үзенә җыйды. Бөек Җиңүнең- 75, ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан узган бәйгедә Актаныш сәнгать мәктәбе укытучылары Лилия Мостафина, Гүзәлия Чекалина, Сирина Исламова әзерләгән яшь җырчылар зур уңышларга ирешеп кайтыр юлга чыкты. Чын күңелдән котлыйбыз! Хәерле юл!