29 гыйнвар көнне Такталачык җирлеге, район җитәкчелеге белән берлектә, 2019 елга нәтиҗә ясады. Төп докладны залда утыручыларга җирлек башлыгы Марс Мансуров тәкъдим итте.
.jpg)
Илдәге демографик вәзгыять тотырыксыз булса да, шөкер, такталачыклылар бу юнәлештә җан тырышып яши. 2019 елда җирлектә 9 нарасый туган, мәктәп-бакчалардагы балалар санының тотрыклылыгы да сөендерә. Ел эчендә вафат булучы 13 кешенең 12се пенсия яшендә. Эш яшендә үлүчеләр теркәлмәгән - монысы да сөенечле факт.
.jpg)
2019 елда җирлектә өч яшь гаиләгә нигез салынган. Бу уңайдан да демографик күрсәткечләр үсештә, чөнки аерылышучылар юк.
Әмма җирлек башлыгын бүген буйдаклар мәсьәләсе урынлы борчый. 30 яшьтән югарыраклар арасында өйләнергә ашыкмаучылар саны өч дистәдән артып китә. Аларның зур күпчелеге инде өлкәнәеп бара – ялгыз яшәү рәвеген үз итүчеләрнең парланырга ашыкмавы уйландыра. Юкса җирлектә махсус шушы категория гражданнар өчен төрле чаралар да оештырып караган мәдәният хезмәткәрләре – нәтиҗә юк.
.jpg)
Тагын бер авырткан урын –кайберәүләрнең хәмер кулланырга хирыслыгы. Андыйлар иртәнге сәгатьтән эшкә түгел, кибет төбенә ашыга. Көндә кибет төбендә "сакта" торгач, кесәгә акча керми, билгеле, чыга гына. Үзләренеке булмагач, сәрхүшләр авылдашларыннын теләнә-теләнә булса да, аракы чөмерә. Кайберләре йорттагы байлыгын сатудан да чирканмый - бер шешә хәмер өчен җаннарын да сатарга әзерме әллә алар? Актив рәвештә алкоголь кулланучылар булгач, җирлектә легаль булмаган хәмер сату да "бөреләнмәкче" була. Моңа юл куйган очракта, хөрмәтле такталачыклылар, фаҗига килеп чыгасын көтегез дә торыгыз.
Хәер, бу нисбәттән җирлек башлыгы Марс Тимерхан улы халыкка мөрәҗәгать итеп, бер-берләренә игътибарлы булуны сорады. Район җитәкчелеге дә легаль булмаган хәмер сатучыны фаш итүдә җирлек башлыгыннан ярдәм көтә, чөнки Марс Мансуровның шактый хезмәт юлы закон сагында үткән.
Полиция хезмәткәрләренең элеккеләре булмый, Марс әфәнде! Шулай булгач, һөнәри осталыгыгызны бу вазыйфагызда да эшкә җигеп, районны хәмер афәтеннән саклап калуга ярдәм итегез әле!
Ике сәгатькә якын дәвам иткән хисап җыелышында район вәкилләре залда утыручы халыкны социаль өлкәдәге яңалыклар, ил-көн сулышы белән таныштырды.
Җитеш тормышта яшәгән халык район җитәкчелегенә әллә ни яңа моң-зар ирештермәде. Үзара салым акчаларына башкарылган эшләрене дә халык күреп-бәяләп, аның файдасын күреп тора. Такталачык халкының бар теләге – чиста суга тиенү һәм Түмерҗә авылына каты өслекле юл салдыру. Бу проблемалар шактый еллар “ияреп йөри” инде җыелышларда. Соңгы елда төрле сәбәпләр аркасында еш алышынган җирлек башлыклары да бу мәсьәләләрне “үле ноктадан” кузгатып җибәрер өчен аз тырышмады. Инде якын киләчәктә сулы да, юллы да булырсыз кебек, күпкә түзгәнне азга түзегез инде, такталачыклылар.
Гомумән, Такталачык җирлегендә оештырылган хисап җыелышында җылы атмосфера хакимлек итте. “Таң” хуҗалыгы җитәкчесе дә җыелыш ахырында иң күп сөт тапшырган шәхси хуҗалыкларга кыйммәтле бүләкләр тапшырып, кәефне тагын да күтәреп җибәрде. Илһам һәм Ильяс Шәемовлар, Ленар Минхуҗиннар шул рәвешле нәтиҗәле хезмәтләренә лаеклы бәя алды. Хезмәт хөрмәтле булуы белән кадерле дә инде ул. Рәхмәттән башка сүз юк, Рафис Фәрих улы.
.jpg)
Кыскасы, яшим дип яшәгән, эшлим дип эшләгән кешене күрә беләләр биредә. Аларның проблемаларын да вакытында хәл итеп барырга тырыша җирле җитәкчелек. Тик менә авылыгызның күркенә әверелгән мәдәният йортына илтә торган юлыгызны гына яхшылап тигезлисе бар, алайса машина белән үткәндә уңайсыз...