ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2021 ел
җомга

2020 елда Актаныш районы бюджетыннан савым аппаратларына субсидия өчен ярты миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Нәтиҗәдә, 28 шәхси хуҗалык савым аппараты алуга акчалата ярдәм алган.

Иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән хуҗалык булып “Чишмә” агрофирмасы танылды. Хуҗалыкка алгарыш символы булган ат сыны һәм 30 мең сум күләмендә премия тапшырылды. Икенче урынны “Саф” хуҗалыгы яулап, 25 мең сум премиягә ия булды. Алдынгылар өчлеген йомгаклаган “Әнәк” агрофирмасы 20 мең сум премия белән хөрмәтләнде.

Актаныш районында ай саен үткәрелеп килүче 24 форма-киңәшмәнең шәхси секторлардагы мал хәрәкәтенә багышланган өлешендә иң актуаль тема булып сөткә куелган бәяләр кала бирә. Кайсы җирлек халкы сыер малы тотудан сизелерлек файда күрә? Кемнәр сөтне район күрсәткечләреннән дә түбәнрәк бәягә тапшырып, ярык тагарак янында кала? Бу сорауларга һәр 24 формада җаваплар бирелеп, бу юнәлештә халык мәнфәгатьләрен якларга омтылган җирлекләр атала.

14 гыйнвар көнне Актаныш районының терлекчелек тармагы узган елның декабрь аена һәм, гомумән, 2020 елга йомгак ясады.

«Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» дәүләт автономияле гомумбелем учреждениесе коллективы бүгеннән яңа җитәкчелек кул астында эшли башлый. Гимназия директоры вазыйфаларын башкару Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәевага йөкләтелде. Яңа директорны коллективка Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов тәкъдим итте.

Актанышта 15-16 гыйнвар көннәрендә  Актанышта район  төзелүгә 90 ел, Актанышка нигез салынуга 310 ел тулуга багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференция гамәлләштерелә. Бүген тарихыбызны барлауда зур әһәмияткә ия конференция дәрәҗәле кунакларны кабул итте.


14
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бу ел башыннан авыл хуҗалыгында хезмәтне саклау буенча яңа кагыйдәләр үз көченә керде. Алар 2016 елдан бирле гамәлдә булган кагыйдәләрне алыштырдылар.

Кагыйдәләр үсемлекчелек продукциясен үстерү, җыю һәм аннан соңгы эшкәртү, авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм кошларын карау һәм тоту, сугару эшләре һәм җитештерүдә юынты суларын чистарту һәм авыл хуҗалыгы продукциясен беренчел эшкәртү буенча җитештерү процессларын оештыру һәм үткәрү таләпләрен билгели.

 

Үзәк хастаханәнең табиб-эпидемиологы кадрия трегулова: коронавирус чигенергә уйламый:вакциналар кайта, ясатырга гына кирәк!(+ВИДЕО)

2020 елда Татарстан Кадастр палатасы архивына 65 402 күчемсез милеккә ихтыяҗ булмаган документ килде, бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 22 процентка кимрәк (84 287 документ).

 

Сүз дәүләт кадастр исәбе һәм хокукларны теркәү өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтү нәтиҗәләре буенча әзерләнгән, күп функцияле үзәкләр аша алынырга тиешле документлар турында. Күчемсез милек документлары  аларның офисларында 30 календарь көн тора. Шушы вакыт үтү белән алар, сорап алынмаган очракта, Кадастр палатасы архивына саклауга тапшырыла. Соңгы өч елда учреждение архивына күчемсез милеккә булган  документларның 210 меңнән артык оригиналы килгән.

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов хуҗалыкларның терлекчелектәге күрсәткечләрен яттан белә. Ел дәвамында терлек үлемен киметүгә ирешкән “Әнәк” агрофирмасы, “Чишмә” хуҗалыгы коллективларының хезмәтен югары бәяләде Энгель Нәвап улы. Кимчелекләрдән котылып, нәселле тана-сыерлардан продукция җитештерү генә түгел, ә Кукмара, Балтач районнарындагы кебек нәселле терлекләрне сату, кәсеп итү дәрәҗәсенә күтәрелергә кирәклеген әйтте.

Район башлыгының алдагы сүзләре киңәшмәдә катнашучыларны сискәндереп үк җибәрде- ике арадагы килешүне үтәгән хуҗалыкларга Энгель Нәвап улы “Нива” машинасы бүләк итәчәкбез, диде. Ә 14 төрле критерий белән беренче урынны алуга ирешкән авыл җирлеге башлыкларының шәхсән үзләренә100 мең сум премия тапшырылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International