Актаныш районында ай саен үткәрелеп килүче 24 форма-киңәшмәнең шәхси секторлардагы мал хәрәкәтенә багышланган өлешендә иң актуаль тема булып сөткә куелган бәяләр кала бирә. Кайсы җирлек халкы сыер малы тотудан сизелерлек файда күрә? Кемнәр сөтне район күрсәткечләреннән дә түбәнрәк бәягә тапшырып, ярык тагарак янында кала? Бу сорауларга һәр 24 формада җаваплар бирелеп, бу юнәлештә халык мәнфәгатьләрен якларга омтылган җирлекләр атала.
2020 елның декабрь аенда шәхси секторлардан җыелган сөткә бәя район буенча уртача 22 сум 11 тиен күләмендә билгеләнгән булган. Бәя начар түгел, әмма райондагы шәхси секторларда сөткә түләүдә чуарлыклар әле дә саклана.
Иң түбән бәяне Күҗәкә җирлегендәге сыер хуҗалары ала - биредә бер литр сөт нибары 21сумга бәяләнгән. Иске Айман, Иске Сәфәр, Киров, Иске Байсар, Пучы, Усы авыл җирлекләрендә яшәүчеләр дә сөт тапшырып, аның акчасына “бата алмый”. Аларның күрсәткече дә районныкыннан түбән - бәя 21 сум 50 тиен белән 21 сум 75 тиен аралыгында “чайкала”.
Декабрь аенда сөткә түләү буенча лидерлар сафында Түке авыл җирлеге. Биредә түләү 1 литр сөткә 23сум 50 тиен итеп билгеләнгән. Такталачык һәм Теләкәй җирлекләрендә дә сөткә бәя тотрыклы саклана – 23 сум. Татар Суыксуында бу сумма 22 сум 63 тиенне тәшкил итсә, Кәзкәй, Аеш җирлекләрендә исәп-хисап 22 сум 50 тиен белән ясалган, Актаныш, Иске Сәфәрдә – 22 сум 33 тиен,Чалманарат һәм Татар Ямалысы җирлекләрендә – 22сум 21 тиен. Чуракай, Әтәс, Уразай, Актанышбаш, Югары Яхшый, Иске Богады, Яңа Әлем, Иске Кормаш халкы декабрь аенда сөтнең бер литры өчен 22 сум күләмендә түләү алган.
Аерманың күпме икәнен чамалар өчен кулга калькулятор алып торасы юк – бәяләр күз алдыгызда, җәмәгать!
Ни генә дисәк тә, шәхси секторлардагы сөт бәясе авыл экономикасының асылын тәшкил итә. Сөткә тотырыклы, иң мөһиме, халык канәгать булырлык бәя булдырмый торып, сыер малын саклап калу турында сүз алып бару урынсыз кебек.
Саннар белән таныштырган Рәйхан Флүс кызы шәхси секторлардан тупланган сөтне үзебезнең Кировтагы сөт комбинатына тапшыруның отышлы икәнен искәртеп, бу нисбәттән җирлек башлыкларына мөрәҗәгать итте. Сүз дә юк, бүген комбинат сөткә үз таләпләрен куя, шул ук вакытта продукция өчен юнь бәя дә түли. Күрше районнарга, күрше республикаларга чыгарылган сөткә дә тиздән шушы таләпләр керәчәк. Әмма алар катгый булса да, гади – сөт чиста, антибиотикларсыз булырга тиеш. Сөттән кергән файданы аны җыючы шәхси эшмәкәр түгел, беренче чиратта авыл кешесе тойсын иде!