2020 елда Актаныш районында шәхси секторга савым аппараты алу өчен ярты миллион сумнан артык субсидия бирелгән – 28 хуҗалык аппаратлы булган

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

Кече, шәхси ярдәмче, крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерүгә ярдәм итү мәсьәләсе республика күләмендә җитди тора. Хәер, бу Актаныш районы мисалында да ачык чагыла. Районның шәхси секторлары терлек мал-баш санын арттыру юнәлешендә нәкъ менә дәүләт ярдәменә таяна. Аеруча соңгы елларда Актаныш республика тәкъдим иткән субсидияләрне куллану буенча күтәрелеш чоры кичерә. 2020 елда гына да 40 райондашыбызга мини-ферма төзүгә ярдәм йөзеннән гомуми күләмдә 12 800 000 сум субсидия кайтты.


Ел саен җирлекләрнең еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясауга багышланган хисап җыелышларында район җитәкчелеге, шәхсән район башлыгы Энгель Фәттахов күпләп мал асраучы гаиләләрнең яшәү-көнкүреше белән таныша, аларның проблемаларын өйрәнә.


Соңгы елларда күпләп сыер малы асраучы гаиләләр район җитәкчелегенә савым аппаратлары белән ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итә. Һичшиксез, әлеге аппаратлар авыл кешесенең эшен шактый җиңеләйтә, дүртәр-бишәр сыерны кул белән савуга сарыф ителгән вакытны да янга калдыра ул. Әмма һәркем дә савым аппаратларын үз көче белән генә ала алмый – бәяләре “тешли”.


Актаныш районы хакимияте даими рәвештә мал тергезергә теләүчеләргә ышанычлы ярдәм кулы суза. Тана малы алган райондашларыбызга билгеләнгән 15 000 сум күләмендәге субсидия – Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның инициативасы белән тормышка ашырылган ярдәм. Савым аппаратлары проблемасы да районыбызда 2019 елдан хакимият ярдәме белән уңай чишелеш табып килә.


Сөтчелек белән ныклап шөгыльләнгән 15 шәхси хуҗалык савым аппаратлары алу буенча 2019 елда 23әр мең сум күләмендә субсидиягә ия булган иде. Әлеге саллы ярдәмнән алар 2020 ел башында файдаланды. Шунысы сөенечле, 2020 елда район ярдәме белән савым аппаратлары алучылар, 2019 ел белән чагыштырганда, ике тапкырга диярлек арткан.


Билгеле, бәяләре уртача 25-30 мең тирәсе булган әлеге аппаратны барлык мал асраучыларга да тарату мөмкинлеге юк. Шуңа күрә дә заманча җиһазны кемнәргә бирүне район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова рәислегендәге махсус комиссия хәл итә. Халыктан кергән ихтыяҗ да, һичшиксез, исәпкә алына. Әмма өстенлек, беренче чиратта, биш һәм аннан да күбрәк савым малы асраучыларга бирелә. Аппаратка дәгъва кылучыларның нәкъ менә мини-ферма программасына кушылган булуы да шарт. Районнан ярдәм алган мал хуҗасы биш ел дәвамында мал-баш санын киметмәүне дә гарантияләргә бурычлы. Дәүләткә даими һәм күпләп сөт сатучылар да приоритетта.


Шул рәвешле 2020 елда Актаныш районы бюджетыннан савым аппаратларына субсидия өчен ярты миллионнан артык акча бүлеп бирелгән. Нәтиҗәдә, 28 шәхси хуҗалык савым аппараты алуга акчалата ярдәм алган.


Мондый ярдәмгә Аеш, Актанышбаш, Югары Яхшый, Киров, Мәсәде, Яңа Әлем, Иске Богады, Теләкәй, Усы, Чуракай авыл җирлекләреннән берәр гаилә ия булса, Әтәс, Кәзкәй, Күҗәкә, Иске Сәфәр, Аккүз, Такталачык, Татар Суыксуы, Түке җирлекләрен икешәр гаилә савым аппараты сатып алу өчен субсидия алган. Күренгәнчә, икешәр субсидия күпләп мал асраган җирлекләргә билгеләнгән.


Быел да Актаныш районы бу юнәлештә субсидияләрне гамәлдә калдыра. Дәүләт ярдәменә таянып мини-ферма төзегән һәркем район бюджетыннан савым аппаратына өмет итә ала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International