ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

    Физика фәненнән «Олимпка юл» республикакүләм укучылар олимпиадасында Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның  9 сыйныф укучысы Булат Төхбәтуллин — призёр, 10 сыйныф укучысы Раил Хөсәенов — призёр булып танылды.
     Җиңүчеләрнең остазы— Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Римма Гранит кызы Баһаветдинова.
     Фәнсөярләрне, олимпиадага әзерләгән укытучы Римма Баһаветдинованы ихлас күңелдән зур уңышларга ирешүләре белән котлыйбыз! Дәвамлы булсын!

103 НЧЕ ЯНГЫН САГЫ ХЕЗМӘТЕ ҖИТӘКЧЕСЕ ИЛНАЗ ШӘРИФҖАНОВ: ИҢ КУРКЫНЫЧ ВАКЫТ!

 

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә, 2021 елның 1 гыйнварыннан «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 29.12.2020 ел, № 473-ФЗ Федераль закон нигезендә, Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 12792 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән.

       “Һава температурасы түбән булу сәбәпле, I-IX сыйныф укучыларына мәктәпкә килмәскә тәкъдим иттек. Ата-аналары балаларын укырга алып килгән икән, без балаларны кабул итәбез, мәсәлән, I “А” сыйныфында 15 укучы бүген дәресләрдә шөгыльләнә”,-ди директор Даниял Гарипов.

Бүген, 13 гыйнвар көнне, иртәнге 8.00 сәгатьтә терекөмеш баганасы Актанышта -34 градус күрсәтә иде. Ә Иске Балтач авылында -40 ка кадәр төшкән.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы республика муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре һәм идарәләре җитәкчеләренә һава температурасы түбән булуга бәйле рәвештә мәктәпләрдә дәресләрне үткәрмәү турында тәкъдимнәр белән хатлар җибәрде.

Узган елда Республикада яшәүче 1 млн. 136 мең кешегә барлык төр пенсияләр тулы күләмдә һәм Закон билгеләгән вакыт аралыгында түләнде

      Гыйнвар башында районда ел саен спорт һәм сәламәтлек декадасын үткәрү матур гадәткә керде. Мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре чаңгыда узышуда  ГТО нормаларын тапшырды. Район Советы һәм башкарма комитетта эшләүчеләр дә осталыкларын күрсәтте. Актаныштагы “Бүләк” чаңгы трассасын беркайчан да кар каплаганы юк, биредә спорт мәктәбе укучылары көн саен узышларга чыга, аларга предприятие-оешмаларда эшләүчеләр дә кушыла.


12
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

Җирлектәге авылларның буран салган кар көртләреннән чистартылуы турында авыл башлыгы Галина Имамова хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында хезмәт хакын тоткарлауга карата шикаятьне сылтама буенча бирергә мөмкин https://mtsz.tatarstan.ru/zhaloby.htm .
Актаныш муниципаль районында халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия хезмәт хакын түләмәү мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Кайнар линия телефоны:
8 (85552)3-44-16
8(85552)3-44-02
8(85552)3-09-83

2021 елның беренче яртыеллыгында «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә дәүләт статистикасы федераль хезмәте 2020 ел өчен Россия Федерациясенең барлык субъектларында кече һәм урта эшкуарлык субъектлары эшчәнлегенә федераль статистик күзәтү үткәрә.

Росстат тарафыннан биш елга бер тапкыр үткәрелә торган кече бизнесның икътисади исәбен алу – тоташ күзәтү. Ул кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча дәүләт сәясәтен уңышлы гамәлгә ашыру һәм кече бизнеска ярдәм итү чараларын эшләү өчен максималь объектив мәгълүмати нигез булдырырга мөмкинлек бирә.

Тоташ күзәтүнең дөрес нәтиҗәләрен алу өчен респондентларның киләсе тикшерүгә уңай мөнәсәбәтен формалаштыру мөһим шарт булып тора.

Алдагы тоташ һәм сайлап алу тикшерүләрен үткәрү тәҗрибәсе күрсәткәнчә, кече эшмәкәрлек субъектлары бизнесның мобиль секторы булып тора, Федераль салым хезмәтендә теркәгәндә күрсәтелгән телефоннар һәм адреслар һәрвакыт актуаль түгел.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International