2021 елның 1 февраленә кадәр әйләнештә катнашучыларның барысы да 2021 елның 1 гыйнварына кадәр сатылмаган товарларны маркаларга тиеш. 2021 елның 1 гыйнварыннан җиңел сәнәгатьнең маркаланмаган товарларын әйләнештә йөртү тыелды.
Түбәндәге җиңел сәнәгать товарлары идентификация чаралары белән мәҗбүри маркаланырга тиеш:
- кием-салым предметлары, шул исәптән натураль яки композит күннән ясалган эшче киемнәре;
- машинада яки кул белән бәйләнгән хатын-кызлар яки кызлар өчен трикотаж блузалар, блузоннар;
- пәлтә, ярымпәлтә, өске кием-япма, плащлар, курткалар (шул исәптән чаңгыда йөрү өчен дә), җиңелчә куртка, штормовка һәм шуңа охшаш әйберләр;
- урын-җир, ашханә, бәдрәф һәм кухня өчен кирәк-ярак кием.
Җиңел сәнәгать товарларын маркалау турында белешмә мәгълүмат Дәүләт маркировкалау системасының рәсми сайтында һәм тикшереп тору буенча Честный ЗНАК сайтында басылган, түбәндәге адрес буенча: https://честныйзнак.рф/business/projects/light_industry/ , Техник ярдәм күрсәтү буенча мәгълүмат үзәге белешмәләре: e-mail: support@crpt.ru , тел.: 8 (800) 222 1523.
Товарларны маркалау һәм күзәтү турындагы бүлек Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының https://minpromtorg.gov.ru/activities/markirovka/ рәсми сайтында.
“Коммунисервис-Актаныш” муниципаль унитар оешмасы Яңа елдан яңача эшләүгә күчте, үз канаты астына каты көнкүреш калдыклары полигонын алды. Оешма коллективына Актаныштагы паркларны, җәяүле сукмаклары-тротуарларны тәртиптә тоту йөкләнгән. Шулай ук 12 бистәне кардан арындыруга да әлеге оешма җавап бирә. “Коммунсервис-Актаныш”ның узган ел Пучы зонасында оештырылган грейдер хезмәте быел да Пучы, Иске Айман, Усы, Түке, Әтәс җирлекләрен кардан чистарту эшен дәвам итә. Иске Сәфәр авыл җирлеге дә бу төркемгә кушылып “Коммунсервис-Актаныш”ка заявкалар бирә башлаган.
31нче декабрь көнне Актанышта традицион бал-маскарад үтте.
Карны хуҗалык тракторы гына чистартырга өлгермәгәч, Пучы зонасында барлыкка китерелгән грейдер хезмәтеннән файдаланырга уйладык. Пучы, Әтәс, Түке, Усы җирлекләре “Коммунсервис-Актаныш” оешмасы тарафыннан бирелгән техника белән урам чистарту хезмәтен булдырды. Трактористы Пучы авылында яши, үз эшенә бик җаваплы карый торган абзый. Хәзер кар күп яугач, шушы тракторга чират торабыз. Мн дә шушы төркемгә кердем, хуҗалык җитешә алмаганда грейдерны чакыртам. 8 сәгать тоташ чистарта, бер сәгать чистарткан өчен 1500 сум түлибез,- диде Гөлнара ханым.
.jpg)
ГТО нормаларын тапшыруны 5 гыйнвар көнне сәламәтлек саклау учреждениеләр башлап җибәргән иде. Алардан эстафетаны мәгариф, мәдәният, район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре кабул итеп алды. 11 гыйнвар көнне район спортчылары ГТО нормативларын тапшырган булса, бүген – 12 гыйнвар көнне МЧС хезмәткәрләре “Бүләк” чаңгы трассасында үз сәламәтлекләрен ныгытты, вакытка чаңгыда шуу осталыкларын күрсәттеләр.
25 кг үлчәү авырлыгы: 1 урын – Әхмәтов Рушан, 2 урын – Әнвәров Гадел, 3 урын – Гайнанов Динияр; 28 кг үлчәү авырлыгы: 1 урын – Шәймөхәммәтов Булат, 2 урын – Нургатин Гадел, 3 урын – Нургалиев Руфиль; 32 кг үлчәү авырлыгы: 1 урын – Хаҗиев Радмир, 2 урын – Шәмсиев Ильяс, 3 урын - Хөҗҗәтов Ильфир; 36 кг үлчәү авырлыгы: 1 урын – Әнвәров Муса, 2 урын – Газизов Ильфат, 3 урын – Кашапов Камил; 40 кг үлчәү авырлыгы:1 урын – Садретдинов Ринат, 2 урын – Мирзаев Ислам,3 урын – Исламов Гадел; 45 кг үлчәү авырлыгы:1 урын – Басыйров Искәндәр, 2 урын – Муллаянов Альмир, 3 урын – Галимов Фирзәр; 50 кг үлчәү авырлыгы:1 урын - Шакирҗанов Рөстәм, 2 урын - Хәеров Газинур, 3 урын - Сираев Әмир; 55 кг үлчәү авырлыгы:1 урын- Кашапов Салават, 2 урын- Латыйпов Гомәр, 3 урын - Рузибаев Дамир; 60 кг үлчәү авырлыгы:1 урын - Дорофеев Вадим, 2 урын - Харисов Галинур, 3 урын - Заһиров Булат; 65 кг үлчәү авырлыгы:1 урын -Вәкилов Ленар, 2 урын - Гыйлемов Салават, 3 урын- Корбангалин Рафил; 70 кг үлчәү авырлыгы: 1 урын- Шәмсиев Илназ, 2 урын - Шәйхәйдаров Заһит, 3 урын - Магърапов Данил; 70 кг нан югары үлчәү авырлыгы: 1 урын - Хәбетдинов Салават, 2 урын - Харрасов Ильяс, 3 урын - Нәсыйпов Данияр.
Зурлар арасында 65 кг үлчәү авырлыгы: 1 урын- Нургалиев Раббани, 2 урын- Муллахмәтов Денис, 3 урын - Сафиуллин Ильнур; 80 кг үлчәү авырлыгы: 1 урын - Мортазин Искәндәр, 2 урын - Исмәгыйлев Алгиз, 3 урын - Мирзаянов Айнур; 80 кг нан югары үлчәү авырлыгы: 1 урын- Хуҗин Фарис, 2 урын- Туктаров Булат, 3 урын - Хәсәнов Руслан.
Тугызьеллык мәктәп командалары арасында беренче урынны Татар Ямалысы командасы яулады. Икенчедә - Богады, өченчедә Әлем мәктәбе командалары.
Унберьеллык мәктәп командалары арасында беренче урынны Актанышның 1 нче мәктәбе яулады. Икенчедә - Пучы, өченчедә Татар Суксу мәктәп командалары.
Үзәктәге шактый сандагы күпфатирлы йортларның ишегаллары якшәмбедән бирле каршылыклар полосасын хәтерләтә: я батып каласың, я каршы килгән машина хуҗасы белән юл бүлешергә азапланасың... Кыскасы, кар күп...
.jpg)
- Техникалар берөзлексез эшләп тора. Иртәнге дүрттән бирле юлларны читарту белән мәшгульбез. Мөмкинлектән чыгып, кичә юллардагы вәзгыятьне контрольдә тотарга тырыштык. Беренче чиратта төп игътибар район территориясендәге федераль юлларга юнәлтелде, чөнки ул юлларда техника хәрәкәте көчле. Икенче чиратта чистарткыч техника Актаныш - Пучы һәм Актаныш - Мөслим трассаларына керә. Бары тик шуннан соң гына авылара юллар кардан арындырыла. Шуны да дөрес аңларга кирәк: кар явып торганда, сәгать саен авылларга илтүче юлларны чистартып тору берничек тә башкарып чыга торган эш түгел, - дип, мәсьәләгә ачыклык кертте “Татавтодор” оешмасының Актаныш участогы җитәкчесе Ришат Идрисов.
.jpg)
Актаныш район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре ГТО нормативларын район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә тапшырды. Бу көнне Энгель Нәвап улы чаңгы трассасына беренчеләрдән булып басып, күпләргә сәламәтлек үрнәге күрсәтте.
.jpg)