ҖИҢҮЧЕЛӘР БИЛГЕЛЕ: КӨРӘШЧЕ ЕГЕТЛӘР АКТАНЫШ МӘКТӘПЛӘРЕ ДАНЫН ЯКЛАДЫ

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Актанышның "Батыр" спорт комплексы 6-7 гыйнвар көннәрендә татарча көрәш мәйданына әверелде. Районның 27 мәктәбеннән килгән команда көрәшчеләре шәхси беренчелектә бил алышты.

Егетләргә Рәсәй һәм Татарстан чемпионнары Искәндәр Мортазин, Раббани Нургалиев, Фарис Хуҗин да үрнәк күрсәтте. Кыш Бабай призына узган татарча көрәш турнирында алар зурлар төркемендә бил алышты. Аларның көрәш алымнарын укучыларыбыз тренерлары белән бергәләп күзәтте. Мәктәп директорлары да турнир барышында мәктәп командалары өчен җанатарлар, ата-аналар белән бергәләп көч биреп торды. Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов та ике көн дәвамында барган көрәш мизгелләрен күзәтеп, үсеп килүче яшь көрәшчеләрнең бил ныклыгына, райондагы тренерларның дәвамчан хезмәтенә бәя бирде.

Үз үлчәмнәрендә батыр калган көрәшче егетләргә медаль, грамота, кубок һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Райондагы Көрәш федерациясе рәисе - " Таң" хуҗалыгы җитәкчесе Рафис Миңнехановның иганәчелеге белән турнирга алдан ук әзерлек эшләре башкарылган иде. Мәктәп яшендәге - 93, зурлардан 11 көрәшче 15 үлчәү категориясе буенча бил алышты.

Җиңүче мәктәпләр түбәндәгечә:

Тугызьеллык мәктәп командалары арасында беренче урынны Татар Ямалысы командасы яулады. Икенчедә - Богады, өченчедә Әлем мәктәбе командалары.

Унберьеллык мәктәп командалары арасында беренче урынны Актанышның 1 нче мәктәбе яулады. Икенчедә - Пучы, өченчедә Татар Суксу мәктәп командалары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International