“Ватрушка” 100 км/сәг тизлек җыярга сәләтле, шул ук вакытта аның тормозы да юк. Анда утырып биек таудан төшеп киткән кешенең тормышы куркыныч астында. Аның юлында очраган кешеләргә дә куркыныч яный.Тюбинглар артык шома һәм җиңел булу сәбәпле, а астына эләккән кечкенә генә әйбердән дә аны бик каты “сикертә”, моның нәтиҗәсендә, кеше бик нык имгәнергә мөмкин.
.jpg)
8 гыйнвар көнне Актаныш район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре “Бүләк” чаңгы базасында ГТО нормативларын тапшырды. Шул рәвешле алар үзләренең хезмәт һәм оборонага әзерлекләрен раслады.
Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Россия Федерациясе прокуратурасы көне - ул гаделлек өчен көрәшүчеләр бәйрәме.
12 гыйнвар көненә район хуҗалыкларыннан бер сыердан уртача 18,7 килограмм сөт савылды. Иң күп сөтне “Әнәк” агрофирмасы һәм “Нигез” хуҗалыгы сыерлары бирә, биредә бер сөтбикәгә туры килгән сан 25,7 килограммны тәшкил итә. “Чишмә” агрофирмасы да лидерлар рәтендә, анда уртача савым 25, 3 килограмм. “Башак” хуҗалыгы-24,7, “Чишмә” хуҗалыгы- 24,6 килограмм белән бара. Калган хуҗалыкларның малкайлары уртача сөтне 20 килограммга тутыра алмыйлар әле.
Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре, ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе прокуратурасы көне белән тәбрик итәм. Сез кеше хокукларының һәм иминлегенең сакланышын күзәтчелектә тотасыз, дәүләтнең һәм шәхеснең законлы мәнфәгатьләрен яклап хезмәт куясыз, җинаятьчелек, җәмгыять өчен куркыныч гамәлләрне кисәтүдә канун үтәлешен тәэмин итәсез.
Сезгә һөнәри бәйрәмегез уңаеннан җаваплы эшегездә зур уңышлар, бурычларыгызны закон нигезендә гаделлек белән башкаруыгызны, шәхси тормышыгызда уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет телим.
Архиф фотосы – октябрь, 2020 ел.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү тармагы буенча урынбасары Рафаэль Фәттахов Актаныш районының авыл хуҗалыгы берләшмәләре эшчәнлеге белән танышты. Рафаэль Мәхмүт улы “Әнәк” һәм “Чишмә” агрофирмалары, Нур Баян исемендәге, “Ташкын”, “Чишмә”, “Тамыр”, “Башак” хуҗалыкларындагы техника ремонтын оештыру дәрәҗәсен уңай яктан бәяләде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Нәфис Сәлимгәрәев белән башкала кунагы Рафаэль Фәттаховны һәр хуҗалык җитәкчесе машина-тракторларларны төзекләндерелә торган биналарны күрсәттеләр, хуҗалыкларның запас частьлар белән тәэмин ителеше турында тулы мәгълүмат бирделәр. Бүген авыл хуҗалыгы тармагында кадрлар белән тәэмин ителеш мөһим мәсьәләләрнең берсе. Аллага шөкер, әлегә хуҗалыкларда мондый проблема күзәтелми.
.jpg)
Актанышта 2021 елның беренче баласы 2 гыйнвар көнне дөньяга аваз салган иде. Ир балага әти-әнисе Илдан дип исем кушты. 7 гыйнварда Илдан туган нигездә беренче авазын салды. Яңа Әлемнең Насыйповлар гаиләсендә беренче булып туган сабый Алинәгә - әни, Илвирга әти булу бәхетен бүләк итте. Бала тудыру йортында Илданны һәм Алинәне бәхетле әти, ике якның да дәү әни, дәү әтиләре каршы алды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева Илданга туу турында таныклык, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләвен, районның истәлек бүләген тапшырды.
Узган 2020 елдан районда 190 бала туган булса, быел сабыйларыбыз тагын да күбрәк тусын.
Бәхетле, тигез гаиләләрдә алтын канатлы булып үссеннәр, сәламәт булсыннар.
Бүген район Советы, башкарма комитетында эшләүче җитәкчеләр, белгечләр сәламәт яшәү ункөнлегенә кушылды.
"Бүләк" чаңгы базасында шәхси беренчелек өчен чаңгы ярышы узды. Өлкән ир-егетләр арасында I урында Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, II урында район мәгариф идарәсеннән Айрат Кәрамов, III урында комендант Әбүгали Әхмәтгалиев.
Яшьләр арасында I урында яшьләр бүлеге җитәкчесе Назил Латыйпов, II урында район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов, III урында юридик бүлек җитәкчесе Дилфат Сәлимов.
Хатын-кызлар арасында җиңүче- массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлге җитәкчесе Ләйсән Тимерова.
Актанышны данлы иткән изге төшенчәләр бар: алар арасында Актаныш игенчесе һәм Актаныш көрәшчесе дигәннәрен нык саклый бүгенге яшьләр, Аллага шөкер, буыннан буынга күчә барган көрәш серләре югалмый. Шуңа күрәдерме Актанышта Яңа ел яллары вакытында узган көрәш ярышына катнашучылар саны бермә-бер күп булды. Кыш бабай призына оештырылган бил алыш ике көн дәвам итте. 93 укучы унике үлчәү авырлыгында үз көчләрен сынады. Зурлар өч категориядә: 65 килограмм авырлыкта, 80 килограмм авырлыктагылар һәм 80 килограммнан югары үлчәмдә көрәште. Исемле көрәшчеләрнең бер мәйданга җыелуы көрәш бәйгесен тагы да абруйлы итте. Көрәш чемпионатына Татарстан, Россиякүләм бәйгеләрдә җиңү яулаган Раббани Нургалиев, Искәндәр Мортазин, Фарис Хуҗин кебек көрәшчеләр чакырылган иде. Татар милли көрәш тарихында үз исемнәрен булдырган Актаныш егетләре әле генә келәм серләренә төшенә башлаган малайларга үзара көрәшеп осталыкта мастер-класс күрсәттеләр. Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов яшьләрне бу батырлардан үрнәк алырга чакырды.
Актанышта Кыш Бабай призына мәктәп укучылары арасында татарча көрәш турниры ачылды. Ярышлар ике көн дәвамында барачак. Көрәш мизгелләрен күзәтү, җанату өчен "Батыр" спорт комплексына рәхим итегез, райондашлар.
Турнир ачылу тантанасыннан безнең фотомизгелләр.