Актанышта 2021 елның беренче баласы 2 гыйнвар көнне дөньяга аваз салган иде. Ир балага әти-әнисе Илдан дип исем кушты. 7 гыйнварда Илдан туган нигездә беренче авазын салды. Яңа Әлемнең Насыйповлар гаиләсендә беренче булып туган сабый Алинәгә - әни, Илвирга әти булу бәхетен бүләк итте. Бала тудыру йортында Илданны һәм Алинәне бәхетле әти, ике якның да дәү әни, дәү әтиләре каршы алды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева Илданга туу турында таныклык, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләвен, районның истәлек бүләген тапшырды.
Узган 2020 елдан районда 190 бала туган булса, быел сабыйларыбыз тагын да күбрәк тусын.
Бәхетле, тигез гаиләләрдә алтын канатлы булып үссеннәр, сәламәт булсыннар.