МИНИСТРНЫҢ ЯҢА УРЫНБАСАРЫ ТӘҮГЕ ЭШ ВИЗИТЫН АКТАНЫШ РАЙОНЫННАН БАШЛАДЫ

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү тармагы буенча урынбасары Рафаэль Фәттахов Актаныш районының авыл хуҗалыгы берләшмәләре эшчәнлеге белән танышты. Рафаэль Мәхмүт улы “Әнәк” һәм “Чишмә” агрофирмалары, Нур Баян исемендәге, “Ташкын”, “Чишмә”, “Тамыр”, “Башак” хуҗалыкларындагы техника ремонтын оештыру дәрәҗәсен уңай яктан бәяләде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Нәфис Сәлимгәрәев белән башкала кунагы Рафаэль Фәттаховны һәр хуҗалык җитәкчесе машина-тракторларларны төзекләндерелә торган биналарны күрсәттеләр, хуҗалыкларның запас частьлар белән тәэмин ителеше турында тулы мәгълүмат бирделәр. Бүген авыл хуҗалыгы тармагында кадрлар белән тәэмин ителеш мөһим мәсьәләләрнең берсе. Аллага шөкер, әлегә хуҗалыкларда мондый проблема күзәтелми.


        Узган елның 30 декабрендә генә министр урынбасары итеп билгеләнгән Рафаэль Фәттахов өчен Актанышка килү- тәүге эш визитларының берсе. Яңа министр алдына авыл хуҗалыгында җитештерү процессларын комплекслы механикалаштыру һәм электрлаштыруны тәэмин итү, заманча, алдынгы техниканың һәм прогрессив технологияләрнең заманча төрләрен рациональ файдалану һәм гамәлгә кертү буенча яңа практикалар кертү буенча бурычлар куелды. Рафаэль Мәхмүт улына бу максатларга ирешүдә уңышлар теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International