12 гыйнвар көненә район хуҗалыкларыннан бер сыердан уртача 18,7 килограмм сөт савылды. Иң күп сөтне “Әнәк” агрофирмасы һәм “Нигез” хуҗалыгы сыерлары бирә, биредә бер сөтбикәгә туры килгән сан 25,7 килограммны тәшкил итә. “Чишмә” агрофирмасы да лидерлар рәтендә, анда уртача савым 25, 3 килограмм. “Башак” хуҗалыгы-24,7, “Чишмә” хуҗалыгы- 24,6 килограмм белән бара. Калган хуҗалыкларның малкайлары уртача сөтне 20 килограммга тутыра алмыйлар әле.
Гомумән алганда, сөт кими торган кышкы вакыт булуга карамастан, район хуҗалыклары гомуми сөт күләмен узган елның шушы чоры белән чагыштырганда арттыра алдылар, 160809 килограммнан 177583 килограммга җиткерделәр. Крестьян-фермерлык хуҗалыкларында савылган сөтне дә кушсак(11268 кг), район буенча бу тәүлектә 188851 килограмм сөт җитештерелгән.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, иң түбән савым “Тамыр” хуҗалыгында, бүген хуҗалыкта 6400 кг сөт савылган, узган елның шушы вакытына караганда 1580 килограммга ким (2020 елда 7980 килограмм булган).
“Саф”, “Алга”, “Эконом” хуҗалыкларында да сөт күләме әллә ни мактанырлык түгел, әмма узган ел белән чагыштырганда, бу хуҗалыклар продукция күләмен арттыра алганнар.