САК БУЛЫГЫЗ – КЫШНЫҢ КУРКЫНЫЧ УЕНЧЫГЫ: Тюбинг, “ватрушка“ларда шуу фаҗига китереп чыгармасын!

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Тюбингта шуганда төрле тән җәрәхәтләре алучылар турында укып, ишетеп торабыз. Әмма аңа карап кына, чын мәгънәсендә, заман уенчыгына әверелгән тюбинг, ватрушка белән шуучылар саны кимеми.

Белгечләр фикеренчә, барыбыз да бик яраткан тюбингларда шуу сәламәтлек өчен куркыныч. Беренче карашка, тюбинг чанадан куркынычсызрак кебек. Анда тимер-томырлар да, очлы детальләр дә юк. Чынлыкта исә киресенчә...

“Ватрушка” 100 км/сәг тизлек җыярга сәләтле, шул ук вакытта аның тормозы да юк. Анда утырып биек таудан төшеп киткән кешенең тормышы куркыныч астында. Аның юлында очраган кешеләргә дә куркыныч яный. Тюбинглар артык шома һәм җиңел булу сәбәпле, а астына эләккән кечкенә генә әйбердән дә аны бик каты “сикертә”, моның нәтиҗәсендә, кеше бик нык имгәнергә мөмкин.

Ата-аналарга, гомумән, тюбингта шуарга яратучыларга табиблар үз киңәшләрен җиткерә:
1. Балаларны үзләрен генә шуарга җибәрмәгез. Куркыныч урыннарга бармаска тырышыгыз.
2. Артык текә таулардан, трамплин булган урыннардан тюбинг белән шуу куркыныч. Агачлы урыннарда, машина йөри торган юл кырыйларында шуудан да сак булыгыз.
3. Таудан төшкәндә бер-бер артлы шактый ара калдырып шуу ышанычлырак, чөнки тюбинглар бәрелешергә мөмкин.
4. Бер генә кешегә исәпләнгән ватрушкага берничә кеше утыру тыела.
5. Тюбингны машинага бәйләргә, таудан төшкәндә паровоз ясап бер-берсенә тактырырга ярамый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International