БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ: Актанышның район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре хезмәт һәм оборонага әзерлекләрен күрсәтте

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

8 гыйнвар көнне Актаныш район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре “Бүләк” чаңгы базасында ГТО нормативларын тапшырды. Шул рәвешле алар үзләренең хезмәт һәм оборонага әзерлекләрен раслады.


Мәдәният хезмәткәрләреннән кабул итеп алган эстафетаны хакимиятлеләр лаеклы үтте. Спорт чарасына үз чаңгылары белән килүчеләр дә, аны “прокат”ка алучылар да бар иде. Иң мөһиме - район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре сынатмады. Яшь үзенчәлекләре буенча төркемнәргә бүленеп, алар “Бүләк” чаңгы трассасы буенча хәрәкәт итеп, үз нормативларын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International