Актанышта Кыш Бабай призына мәгариф хезмәткәрләре чаңгы эстафетасында узышты. Һәр командадан ике ир-ат һәм ике хатын-кыз җиңү өчен чаңгы юлында техниканы дөрес кулланып, өлгерлек күрсәтте. Мәктәп командалары бик актив булды. Тугызьеллык мәктәпләр арасында - 18, унберьеллык мәктәпләр арасында 8 команда катнашып, Кыш Бабай призын отуда үрнәк күрсәтте.
Көрәш ярышында унике үлчәү авырлыгындагы иң көчле егетләр ачыкланачак, катнашучылар күп булганга бәйге ике көн дәвам итә. Бүләкләр саллы, дип вәгъдә итә оештыручылар. Яңа елның тәүге көрәш ярышына иганәчеләр ярдәмне мулдан әзерләгән. Төп спонсорларның берсе-“Таң” хуҗалыгы рәисе Рафис Миңнеханов ярышларны хөкемдарлар белән бергә күзәтә.
Бүген “Батыр” спорткомплексында мәктәп укучылары арасында Кыш бабай призына көрәш бәйгесе башланып китте. Милли көрәш ярышының ачылу тантанасында Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов катнашты. Энгель Нәвап улы Актаныш келәмендә тәрбияләнгән, хәзер Рәсәйкүләм билгеле чемпионнар Раббани Нургалиев, Искәндәр Мортазин, Фарис Хуҗиннарны яшь көрәшчеләргә үрнәк итеп куйды. Татарстан Республикасы чемпионатында Актаныш командасы составында чыгыш ясап, 60 кг үлчәмдә бронза призер булган Раббани Нургалиевка һәм 90 кг авырлыкта шулай ук бронза медальгә лаек Фарис Хуҗиннарга рәхмәт белдереп, акчалата бүләкләр тапшырды.
Хөрмәтле тыл ветераны Мөхтәрәмә Фатыйх кызын олуг юбилее белән район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов котлады. Теләкәй авылының ак әбисенә Россия президенты Владимир Путинның котлау хаты белән бергә Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттаховның тәбрикнамәсен, күчтәнәчләрен тапшырды.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Яңа ел бәйрәмнәрендә чыгарыла торган чүп күләме берничә тапкырга артты. «ГРИНТА»ның төбәк операторы каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны контрольдә тотуны көчәйтте һәм линиягә өстәмә махсус техника чыгарды.
Чүп-чар җыю техникасы өчен киртәләр тудырмас өчен, район халкы автотранспорт чараларын контейнер мәйданчыклары һәм чүп-чар контейнерлары янында калдырмауларын сорый.
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә даими контроль һәм оператив җавап бирү өчен 1-10 гыйнварда кайнар линиянең дежур операторлары билгеләнде.
Актаныш районында дежур диспетчерларның контакт телефоннары:
8 906 116 39 03 (1, 4, 7, 10 гыйнвар)
8 906 116 50 11 (2, 5, 8 гыйнвар)
8 906 166 50 47 (3, 6, 9 гыйнвар)
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Лиана Сираева: "Алдынгылар җыены"на әзерлек башланды(+ВИДЕО)
Яңа ел бәйрәменә әзерлеккә нәтиҗә ясалды(+ВИДЕО)
Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова авыл җирлекләренең Яңа ел бәйрәмен каршылауга әзерлеген бәяләп чыгыш ясады. Комиссия тарафыннар иң-иңнәр билгеләнеп, фотолары җитәкчеләргә тәкъдим ителде.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов җиңүче җирлекләргә, аерым гаиләләргә Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә узган атналык киңәшмәдә Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Нәфис Сәлимгәрәев соңгы вакытта район хуҗалыкларында алып барылган эшчәнлеккә анализ ясады.