ОЗАК ЯШӘҮНЕҢ СЕРЕН АЧАБЫЗ: Теләкәй авылында яшәүче Мөхтәрәмә апа Габдуллинага бүген 90 яшь тулды(+ФОТО,+ВИДЕОРЕПОРТАЖ)

2021 елның 5 гыйнвары, сишәмбе

Хөрмәтле тыл ветераны Мөхтәрәмә Фатыйх кызын олуг юбилее белән район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов котлады. Теләкәй авылының ак әбисенә Россия президенты Владимир Путинның котлау хаты белән бергә Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттаховның котлау хатын, күчтәнәчләрен тапшырды.
90, 95, 100 яшьләрен каршы алучы райондашларыбыз, Аллага шөкер, районыбызда елдан ел арта бара. Гыйнвар аенда гына да тагын унбер райондашыбыз унынчы дистәсен вакларга керешәчәк. Озын гомерлеләр саны арту, никадәр генә зарлансак та, илдәге тормыш-көнкүрешнең тотрыклылана баруына бер дәлил дияргә була. Әнә бит Теләкәй авылының таулы, чокырлы урамнарының берсендә яшәүче Мөхтәрәмә апа бүгенге тормышына куанып туя алмый. Төпчек кызы Альбина тәрбиясендә бик матур яшәп яткан көннәре. Бүген кунаклары да күп, ерак араларны якын итеп кызлары, оныклары кайткан, күршеләр бәйрәме белән котларга кергән.
– Әткәем сугышка киткәндә миңа җиде яшь иде, нинди генә авырлыклар күрмәдек ул вакытта... Тизрәк сугыш бетсен дип теләдек. Сугыш бетте. Әй, көтәм әтиемне, әй, көтәм! Аяксызлар кайтты, кулсыз әтиләр дә кайтты, безнеке кайтмады...
Шул авыр чакларны хәзерге тормыш белән чагыштыра өлкәннәр, “Оҗмахта яшибез!”, дип, яшьләрне шөкер итәргә өнди. Мөхтәрәмә апа Теләкәйгә Чат авылыннан килен булып төшә, тормыш иптәше белән биш бала тәрбияләп үстерә, ни кызганыч, улын югалту ачысын да кичерә ана. Күршесе Дәнифә Сибгатуллина, авыр вакытларны бергә күтәрдек, башка андый кайгылар күрергә язмасын дип, барын да, югын да бергә уртак итеп яшәүче Мөхтәрәмә апага изге теләкләрен җиткерде. Әйе, бу матур күңелле апаларның күршеләр белән аралашу кебек халкыбызның матур гадәтләрен саклап яшәүләре мактауга лаек.
Теләкәй авыл җирлеге башлыгы Таһир Харрасов гомере буе мәктәптә җыештыручы булып эшләгән Мөхтәрәмә апаны балаларны бик яратуын, кешеләр белән йомшак мөгаләмәсен билгеләп үтте. Таһир әфәнде буш кул белән килмәгән, урын-җир комплекты бүләк итеп юбиляр авылдашын хөрмәтләде.
Кызлары, онык-оныкчыклары уртатып алган әбекәй бүген һәммәсенә рәхмәт укый: ”Тәрбиягез, кайгыртуыгыз өчен Аллаһы Тәгалә үзе зурласын сезне!”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International