Бүген “Батыр” спорткомплексында мәктәп укучылары арасында Кыш бабай призына көрәш бәйгесе башланып китте. Милли көрәш ярышының ачылу тантанасында Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов катнашты. Энгель Нәвап улы Актаныш келәмендә тәрбияләнгән, хәзер Рәсәйкүләм билгеле чемпионнар Раббани Нургалиев, Искәндәр Мортазин, Фарис Хуҗиннарны яшь көрәшчеләргә үрнәк итеп куйды. Татарстан Республикасы чемпионатында Актаныш командасы составында чыгыш ясап, 60 кг үлчәмдә бронза призер булган Раббани Нургалиевка һәм 90 кг авырлыкта шулай ук бронза медальгә лаек Фарис Хуҗиннарга рәхмәт белдереп, акчалата бүләкләр тапшырды.